Солдата булган дилер ноты

Солдатта булган, диләр.

Туйкыя, ирең эштән вакытында кайтамы? Юк, соңгы вакытта төрлесе булгалый, дисеңме? Анысы шулай, ул ирләргә эштән соңарып кайтырга сәбәп һәрчак табылып тора. Беркөнне ирем төнге берләр тирәсендә салмыш баштан кайтып керде. «Кайда йөрдең?» – дим. «Армиядә бергә хезмәт иткән малайлар белән кафеда солдат тормышын искә төшереп утырдык», – дигән булды. «Күз ачып йомганчы, армиядә булып кайттыгыз, шунда күрсәткән каһарманлыкларыгызны инде егерме ел буена искә төшерәсез», – дип әйтүгә, мужигымның үпкәләүдән күз яшьләре атылып чыкты. Үзе шул ук минутта, борынын чөеп: «Син нәрсә, ул каравылда торулар, нарядка йөрүләр гомергә онытылмый», – дип, күкрәк суга башлады.

Туйкыя, дөрестән дә, без, хатын-кызлар, солдатта булуның барлык нечкәлекләрен аңлап бетермибез, ахры. Ичмасам, андагы тормышны бераз аңлап булмасмы, дип, бер танышымнан: «Армиядәге вакытыңны сагынасыңмы?» – дип сорадым. Ул, күзен дә йоммыйча: «Нәрсәсен сагынасың аның, мин кырык градус салкында, ак аюлар арасында хезмәт иттем», – диде. Икенче бер таныш чик сакчысыннан: «Кызык булдымы анда, ничә ышпион тоттың?» – дип кызыксындым. «Юләр сатма, нинди шпион, күргәнем дә булмады, – дип, бот чабып көлде. – Ул кинода гына шпионнарны этләр белән аулап тоталар. Хәзер алар турист булып самолётта гына очып керә».

Аптырагач, иремнән: «Армия тормышыннан ни дә булса исеңдә калдымы?» – дип сорадым. «Ничек кенә әле, мине анда бәрәңге әрчергә, идән юарга өйрәттеләр», – дип җавап бирде. «Начар өйрәткәннәр, армиядән кайтуга, миңа өйләндең», – дим. «Ә мин – тиле, егерме ел буена сиңа идән юып, бәрәңге әрчедем», – дип тә өстәдем.

Белмим, Туйкыя, солдат тормышыңны егерме ел буе кафеларда ничек итеп искә төшереп буладыр. Әйтергә генә җиңел, шул еллар эчендә өч бала таптым. Хәзер хатын-кызның өч бала табуы батырлык санала. Шулай булгач, мин роддом караватында бергәләп яткан хатыннар белән ел саен кафеда очрашырга тиешме?

Туйкыя, ни әйтсәң дә, безгә унсигез яшь тулгач, муен тамырыбызга сугып, дөрес итеп идән юарга, бәрәңге әрчергә өйрәтүче булмады. Без боларны күптән белә идек. Тормышның иң кызык якларын күрми үскәнбез икән.

Беркөнне иремнән: «Солдатта ничек идән юарга өйрәттеләр соң?» – дип сорадым. Кылтынланып юып күрсәтте бу. «Кара, миннән йөз мәртәбә чистарак юасың», – дип әйткәч, ирем, канатланып, фатир идәннәрен кабат өч мәртәбә юып чыгарды. Хәзер әйтеп торасы да юк, идән юу аның өстендә. Бервакыт: «Сез анда нәрсә ашадыгыз?» – дип сорагач, кичкә, һич булмаганны, борчак ашы пешереп ашатты. «Иң тәмле ашлар гына ашатканнар икән сезгә», – дип әйткәнемне сизми дә калдым. «Пүчтәк бу, өстәвенә, телеңне йотарлык карабодай, дөге, солы боткалары да пешерә алам», – дип мактанды. «Пешерә генә күр, плитә тулысынча синең карамакта, җаным», – дидем. Хәзер мине, эштән кайтканда, өстәлдә һәрчак җылы ризык көтә. Шунысын гына әйтә алмыйм: бу рәхәтлек озакка сузылырмы?!

Соң кайтканы өчен иремә бу юлы әллә ни каты бәрелмәдем. «Нәрсә, хатыннарыгыздан тагын гаеп эзләп утырдыгызмы кафеда?» – дип кенә сорадым. Ирем: «Юк, гаепләмәдек, бу юлы начар командирларны гына искә алдык», – диде. Ышандым инде, Туйкыя, ышанмый кая барасың, бәхәсләшеп тормадым. Бәхәсләшер идем, анда булмадык, каян белик без ул солдат тормышын?! Өйрәтергә безнең хакыбыз юк. Шту син, армия бит ул!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Источник

Солдатта булган, диләр.

Яшьлегендә хәрби хезмәткә барып кайткан ир-егетләр өчен ул гомер буена иң истәлекле, онытылмас чор булып кала дисәм, ялгышмам кебек. Кырыс армия тормышы сынауларын узу җиңел булмаса да, еллар үткән саен, бигрәк тә гомернең көзенә кергәч, ул чор хатирәләре күңелдә ниндидер романтикага төренеп, полкташ дуслар сагындырып искә төшә. Совет армиясе көне.

Яшьлегендә хәрби хезмәткә барып кайткан ир-егетләр өчен ул гомер буена иң истәлекле, онытылмас чор булып кала дисәм, ялгышмам кебек. Кырыс армия тормышы сынауларын узу җиңел булмаса да, еллар үткән саен, бигрәк тә гомернең көзенә кергәч, ул чор хатирәләре күңелдә ниндидер романтикага төренеп, полкташ дуслар сагындырып искә төшә. Совет армиясе көне җитсә, бигрәк тә. (Социализмны бетергәч, ил түрәләре бәйрәм исемен үзгәртсәләр дә, барыбер элекке исеме күңелгә якын). Менә бу бәйрәм алды көннәрендә дә, таныш-белеш, дус-ишләр белән армия истәлекләрен күңелдә яңартып алдык.
Түбән Каманы көрәшчеләр ягы итеп таныткан кешеләрнең берсе, Татарстанның атказанган спорт остасы Гакыйф Борһанов хәрби хезмәтен 1968 елда Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәрендәге сержантлар мәктәбе курсанты буларак башлаган. Анда алты ай укып, химик-разведчик белгечлеге алгач, Борһанов калган ел ярым хезмәтен Польшадагы совет гаскәрләрендә танк ротасында узган.
— Без, дүрт кешелек химик-разведчиклар расчеты, танклар үтәсе территорияне алдан ГАЗ-69 машинасы белән барып тикшерә идек: химик корал белән агуланмаганмы, башка каршылыклар юкмы. Танкистлар белән бергә барлык сугышчан өйрәнүләрдә катнаштык (төнлә йөртү һәм ату аеруча катлаулы), танкларга 4-5 метр озынлыктагы өстәмә торбалар куеп, елга аша су төбеннән үтеп чыгуларын да күзәттек, — дип сөйли ул.
Армиягә кадәр дә спорт белән дус булган, урта мәктәпне тәмамлаган елында авыл Сабантуенда көрәшеп, зурлар арасында батыр калган Гакыйф хәрби хезмәттә чагында классик көрәш, штанга күтәрү, бокс буенча беренче разряд нормативларын үтәгән. Армиядән кайткач ул Әлмәт физкультура техникумына укырга керә. Туган авылы Кызыл Чапчакта 40 ел физкультура укытып, лаеклы ялга чыкты.
Шәһәребездәге «Ләззәт» эстрада ансамбленең «атасы», Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флүр Гайнемөхәммәтов та солдат хезмәтен, Гакыйф Борһанов кебек үк, Самарада башлаган һәм Польша җирендә тәмамлаган. Әмма Гайнемөхәммәтов армиягә алданрак — 1966 елда, хәрби хезмәт срогы әле өч ел булган вакытта киткән. Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлаган Флүрне Самарадагы «учебка»да, ягъни хәрби мәктәптә, мәдәнияттан ерак булган санинструктор белгечлегенә укытканнар. Хәер, анда ул үзен музыкант булмаса да, рәссам итеп таныткан, күргәзмә агитация ясаудагы осталыгын мактап, Идел буе хәрби округы газетасында фотосын чыгарганнар, «Защитник Родины» газетасының ул санын Гайнемөхәммәтов бүген дә саклый.
Польшада Флүр артиллерия полкының санинструкторы булып хезмәт иткән. Армиядә спортка игътибар зур, анысында ул сынатмаган, ә менә музыка белән шөгыльләнү мөмкинлеге булмаган («частьтә бер ватык пианино гына бар иде, шунда уйнарга азапланып маташкаладым», дип сөйли). Шулай да, сержант Гайнемөхәммәтов үзенең тормышта сайлаган юлына тугры булып кала: 1969 елда «дембель»гә кайткач, Түбән Кама музыка училищесының баян классына укырга керә. Аннан соңгы тормышы турында сөйләп тору артык булыр, чөнки Флүр Гайнемөхәммәтов, Түбән Кама шәһәрендә милли мәдәниятның чишмә башында торучыларның берсе, халыкны үзешчән сәнгатькә тарту буенча бүген дә нәтиҗәле эшләүче кеше буларак, газета укучыларыбызга яхшы таныш.
Түбән Каманы сәнгать дөньясында аеруча таныткан кешеләрнең берсе — «Мунча ташы» эстрада театры җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдуллин да заманында солдат булган. Аның белән армия темасына сөйләшү дә бик кызыклы булды, чөнки Гамил, беренчедән, бу язманың авторы кебек үк, стратегик максаттагы ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән, ә икенчедән, ул бит инде, үзегез беләсез, юморист.
ДОСААФ автомәктәбендә укып, «права» алгач, Шәңгәлче егетенә армиягә повестка тоттыралар. Бертуган абыйсы Фазыл 1977 елның 10 маенда төнгә каршы армиядән кайтып төшә, ә 8 сәгатьтән соң, икенче көннең иртәсендә Гамил үзе хәрби хезмәткә чыгып китә. Аны Казахстанның Талды-Курган өлкәсендәге хәрби частькә җибәрәләр. Башта — дизелист, аннан соң «Урал» машинасы шоферы була. Төнге караңгыда машинасы белән ракета боеголовкаларын төяп йөртергә (яшерен корал буларак, аларны төнлә генә йөртәләр), хәтта әлеге боеголовкаларны җир астындагы ракета шахтасына урнаштыруда да катнашырга туры килә аңа. Шахтада сугышчан әзерлектә тырпаеп торган боеголовканың нәрсәгә охшаш булуын да Гамил, бик җитди кыяфәт белән, уңышлы чагыштыру китерде (тик анысын газетада язып булмас шул). Гафу итегез, әмма «Мунча ташы» хуҗасы белән сөйләшкәндә, сүз гел-уен-көлкегә борыла инде. Мунча дигәннән, армиядә бер якташы белән танышу вакыйгасын болайрак сөйләде Гамил:
— Берсендә шулай мунчада юынганда җырлап җибәргән идем, яныма таныш булмаган егет килеп, татарча эндәште. Беренчедән, минем татарча җырлавымны ишеткән, ә икенчедән, мунчада булгач, икебезнең дә татар икәнлегебезне күрсәтеп торган башка билге дә бар бит инде.
Кичке ял вакытларында Гамил казармада гармун уйнап, җырлап утырганда, янына татарларның барысы да җыелган (ә алар бер частьтә Татарстаннан кырыклап егет булганнар). 1979 елда армиядән кайтып, «химия»нең автотранспорт идарәсендә шофер булып эшли башлаган Гамилнең күзенә бер белдерү чалына: Флүр Гайнемөхәммәтов үз ансамбленә үзешчән артистлар чакыра икән. Шунда баянда уйнап, беренче мәртәбә сәхнәгә чыга Гамил. Аннан соң инде күп сулар акты. Хәзер аны республикада гына түгел, илнең татарлар яши торган барлык төбәкләрендә яхшы беләләр. «Мунча ташы» белән гастрольләрдә йөргәндә, заманында бергә армиядә хезмәт иткән иптәшләрен дә очраткалаган. Сүз уңаеннан, элекке «служак»лары үзебезнең Түбән Камада да бар: Фәргать Бәдыйков һәм Олы Аты авылы егете Данил Емельянов икесе дә шофер булып эшлиләр.
Шофер дигәннән, «Туган як» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе Рафаил Хәйруллин да, Гамил кебек үк, ДОСААФ автомәктәбендә укып, аннан соң армиядә ике ел машина йөрткән. Рафаил Мәскәү шәһәрендә, чик сагы офицерлары әзерли торган югары хәрби училищега хезмәт күрсәтү батальонында шофер булган. Хәрби училище курсантларын ГАЗ-66 машинасы белән полигоннарга, кырдагы өйрәнү үзәкләренә йөрткән ул. Рядовой Хәйруллин 1971 елда армиядән кайткач та, гел рульдә — башта «химия»дә, аннан соң, күптән түгел лаеклы ялга чыкканчыга кадәр, шәһәр электр челтәрендә шофер булып эшләде. Хәзерге вакытта — «Кеннард» сак предприятиесе хезмәткәре.
Әлеге ирләрнең дүртесе дә армиягә карата уртак фикердә: хәрби хезмәт тормышта күп нәрсә бирә, сәламәт булган һәрбер егет аны узарга тиеш, дип саный алар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Источник

«Солдатта булган дилэр» песня.

Вокальный ансамбль «Мизгел» -«Солдатта булган дилэр» (рук. Батршина А.А.) Подробнее

Гайса Маликов — Солдатта булган, дилэр Подробнее

Рифат Зарипов Әбри Хәбриев — Солдатта булган диләр Подробнее

АКСУ ТВ — Азат Тимершаех «Солдатта булган диләр» Подробнее

Нурсолтан хэм Ильдар Ямалиевлар «Солдатта булган дилэр» Подробнее

«Солдатта булган, дилэр», поет Юнусова Малика Подробнее

Солдатта булган дилэр/кавер Подробнее

Солдатта булган диләр Подробнее

«Солдатта булган дилэр» песня. Подробнее

Cолдатта булган диләр Подробнее

Сэйлэн. Ульяновск. Солдатта булган дилэр. Подробнее

Солдатта булган, диләр Подробнее

Бабай да солдат булган, Солдатлар жыр,2-4года,садик Подробнее

Солдатта булган диләр Подробнее

Ахметова Азалия, 6 лет, «Солдатта булган дилэр» Подробнее

«Гузяльки» (GuzelDance) — Солдатлар Подробнее

РУСЛАН КАДЫРОВ — МАРШ ВЕТЕРАНОВ (Татарская песня) Подробнее

Асаф Валиев. ,,Солдатлар,,(Солдаты), муз.Фатхерахмана Ахмадиева, слова Роберта Ахметзянова. Подробнее

Источник

Оцените статью