Туган тел г тукай ноты

Осталык дәресе «Г.Тукай «Туган тел»

специалист в области арт-терапии

Г.Тукайның “Туган тел” шигыренә осталык дәресе.

Тема : Г.Тукайның “Туган тел” шигыре аша телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә, уен технологиясенә нигезләнеп, актив укыту методлары куллану.

Максат : Г.Тукайның “Туган тел” шигыре аша телебезгә мәхәббәт тәрбияләү,

Җиһазлар : компьютер, проектор, экран, презентация, карточкалар.

Осталык дәресенең барышы:

Хәерле көн, хөрмәтле коллегаларым. Без укытучылар, төп эшебез- укучыларга ныклы белем бирү. Көннәребез балалар, укучылар белән үтә.

-Теләсә кайсы укучыдан: “Дәрестә нәрсәләр ошады ?”-дип сорасалар, аларның һәркайсы диярлек уен, мавыктыргыч эшләрне атый. Димәк, дәрестә уен технологияләре куллану актуаль. Нигә соң әле шушы уенны татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә кулланмаска? Бу уеннар балаларга ныклы белем бирергә, тотрыклы күнекмәләр булдырырга, мөстәкыйль рәвештә танып-белү эшчәнлеге белән кызыксынуларын уятырга ярдәм итәләр. Уен технологиясе кулланылган дәрестә укучы актив катнаша, һәр яңаны нәтиҗәле итеп танып белә.

Бүген дәүләт мәктәпкә зур максатлар куя. Мәктәптә укучы белем алу белән беррәттән тормыш итәр өчен билгеле бер күнекмәләр җыелмасына өйрәнергә тиеш.

Баланың шәхес буларак үсешен, аның максатларына ирешүенә ярдәм итә торган алымнар табу-мәктәпнең бурычы. Шундый алымнарның берсе- АУМ актив укыту методы (АМО).Әлеге алымның нигезенә укытуның уен принцибы салынган. Бу принципны укыту прцессына кертү дәресләрдә, дәрестән тыш эшләрдә укучының мотивациясен арттыра.

Актив укыту методлары – укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерә торган алымнар. Гадәттә, ул үзара аралашуга,бер-берең белән иркен фикер алышуга, килеп туган проблемаларны бергәләп чишү юлларын эзләүгә корылган. АУМ укучыларның югары активлыгына нигезләнә..

Актив укыту методлары– уку материалын үзләштергәндә, укучыларның төрле фикер йөртү, гамәли эшчәнлекләрен активлаштыруга юнәлдерелгән алымнар системасы. АУМ гамәли эшчәнлеккә, укытуның иҗади характерына, интерактивлыгына,төрле коммуникацияләргә,укучыларның белем һәм тәҗрибәсенә, процесска бөтен сизү органнарын катнаштыруга, хәрәкәткә һәм рефлексиягә корыла.

Татар теле- туган тел һәм әдәбияты дәресләрендә дә АУМ куллану укытуның нәтиҗәлелегенә ирешүгә, укучы шәхесенең социальләшүенә китерә.

— Хөрмәтле коллегаларым,Тукай әйткәндәй, сүзбашым бит Шүрәле дигәндәй, минем дә бит сүз башым- Туган тел.

— И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

— Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Барыгызга да таныш булган шигыр ь. Бу шигырьне бел әсезме?

Әйдәгез шушы урында “Дәвам ит “уенын уйныйбыз.

— Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

— Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

— И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

— Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

— И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

— Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

-Әлеге шигырьнең кайчан язылганын беләсезме? (1909 ел) Әлеге шигырь язылганга 110 ел тулды. Совет елларында әлеге шигырьнең соңгы юллары яшеренеп килде. Ә буген без аны тулысы белән укый алабыз.

-Безнең туган телебез – татар теле. Без -татарлар.

“Без — татарлар, телебез — татар теле,мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул” – ди К.Насыйри.

Әйе,нинди җылы фикерләр.Тиздән безнең туган тел көне,без дә бүген үзебезнең туган телебез турында сөйләшик әле.Бөек кешеләр телебез турында шундый җылы фикерләр әйткәннәр.

Әлбәттә,туган телебез турында безнең дә фикерләребез бар.Бүгенге катлаулы заманда телебезнең саклап,яклап сезнең дә фикер әйтәсегез киләдер.Сезгә шундый мөмкинлек булачак.

Әйдәгез әле хәзер Г.Тукайның “ Туган тел” шигыренә күчик әле.

Әлеге шигырьдә Тукай өчен туган тел нинди тел?

Мин сезгә кәгазьләр таратам .Шунда языйк әле.

3. Дөн ь яны танырга өйрәткән тел

4. Һәрвакытта ярдәм иткән тел

5. Әнисе бишек көйләгән тел

6. Әбисе хикәят сөйләгән тел

7. Дога кылган тел.

(Җыеп алып тактага магнитлар белән ябыштырып куярга)

Хәзер һәр пунктка аерым тукталып китик. Мин сезгә сораулар бирәм, сездән җаваплар көтәм. Дөрес җавап бирүчене билгеләп барабыз. ( Түгәрәкләр бирелә)

Бирелгән сораулар сезне эзләнергә, уйланырга мәҗбүр итәр.

Уйлану, эзләнү –димәк, алга бару, бер урында гына таптанып тормау инде бу.

Әйдәгез әле мин сезгә шигырь укыйм. Сез ул шигырьнең авторын билгеләгез.

-Агыла да болыт агыла
Туган-үскән җирләр ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр,
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
Агыла да болыт агыла. (“
Агыла да болыт агыла. ” Х.Туфан)

-Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле, —
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.(“ Милли моңнар” Г.Тукай)

2. Әти – әни теле.

Әти-әни киңәш бирә, безне тормышка өйрәтә.

Мәкаль- әйтемнәр кулланалар .Мин сезгә мәкальләр әйтәм, ә сез дәвам итегез.

-Телләр белгән- ( дөнья гизгән).

-Күңелең саф булса- (көннәрең шат булыр).

-Хезмәте каты –(җимеше татлы).

3. Дөньяны танырга өйрәткән тел.

Мин сезгә табышмак әйтәм, сез җавап бирегез.

-Лампа түгел- яктырта,

Мич түгел җылыта. (Кояш)

Бер байлык бар − янмый,

Карак та урлый алмый,

4. Һәрвакытта ярдәм иткән тел.

Тел ярдәмендә без белем алабыз.

Тукай “ дөньяга күзем ачылган урын” дип кайсы авылны атый?

-Тукай Җаекта нинди мәдрәсәдә укый? (Мотыйгия)

5. Әнисе бишек көйләгән тел.

Бишек җырларын искә төшерегез әле.

6. Әбисе хикәят сөйләгән тел.

“Сертотмас үрдәк” әкиятме,хикәятме?

“Әйтелмәгән васыять” әсәренең жанры нинди? (Хикәя)

Г.Тукайның әтисе кем булган?(мулла)

-Сорауларга җавап бирүчеләргә тугәрәкләр тараткан идем. Шул түгәрәкләр артына туган телебезгә карата фикер – теләкләрегезне яза аласыз.

(Җыеп алып укыла.)

Әйе, яшәсен туган телебез, Яшәсен Тукай теле!

Источник

Татарская народная песня «Туган тел» слова Г.Тукая переложение для детского хора a capella

специалист в области арт-терапии

Номер материала: ДБ-560257

Не нашли то что искали?

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Подарочные сертификаты

Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.

Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.

Источник

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

(«Туган тел». «Балалар күңеле»нең 1 нче (1909) һәм 2 нче (1911) басмаларында басылган.
Фатих Сәйфи-Казанлы тарафыннан төзелгән Өчтомлыкның 2 нче томында (1930) әлеге шигырьнең кулъязмасы турында түбәндәге аңлатма бирелә: «Татар мәдәният йорты янындагы китап палатасында Г.Тукайның ике кулъязмасы саклана. Бу кулъязмада Тукай үзенең шигырьләренең тарихын күрсәтеп барган. Киләчәк искәрмәләрдә «кулъязма» дип әйтелсә, шунда саклана торган кулъязма дип белергә кирәк». Хәзерге вакытта бу кулъязмаларның язмышы билгесез. Шигырьнең 6 нчы юлы «Балалар күңеле»нең (1909) 1 нче басмасында «Кечкенәдән тышка чыккан шатлыгым, кайгым минем» дип, кулъязмада һәм «Балалар күңеле»нең (1911) 2 нче басмасында «Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым белән» дип бирелгән.
Текст 2 нче басмадан алынган.
«Балалар күңеле» исемле җыентыгына бирелгән бәяләмәсендә Кәбир Бәкер Тукайның әлеге шигыре турында: «»Туган тел» балалар рухына бик якын һәм бик муаффәкыятьле бер рәвештә язылган», — дип искәртә (Йолдыз. 1910. 19 гыйнвар.).(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

Источник

Туган тел турында

Туган тел турында

Скачать:

Вложение Размер
gabdulla_tukay.doc 37.5 КБ
suz_kochle_ul.doc 49 КБ
tel_turynda_.doc 37 КБ
tel_turynda_suzlr.doc 24.5 КБ
tugan_tel_shig.doc 35 КБ
tugan_tel_dbi-muzykal_kompozitsiya.doc 45 КБ

Предварительный просмотр:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе

Җитсен иде һәрбер күңелгә,

Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,

Үзләренең асыл телендә.

Атом көче, радио заманында

Күрсәм иде шуны мин тагын:

Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә

Тапса фәкать кардәш, туганын.

Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

Кем аркылы, ничек белдем мин?

Бишектә үк мине өйрәтүчем,

Туган телем — бәгърем, син ул, син!

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,

Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен

Син аңлаттың миңа, туган телем,

Син өйрәттең миңа һәммәсен.

Әнкәм сөеп-сөеп әйткән,

Әткәм чөеп-чөеп әйткән,

Апам биеп-биеп әйткән

Матур сүзләр җанымдадыр!

Әбкәм сыйпап-сыйпап әйткән,

Бабам сыйлап-сыйлап әйткән,

Абзам сынап-сынап әйткән

Зирәк сүзләр аңымдадыр!

Язда уйнап-уйнап үскән,

Җәйдә буйлап-буйлап үскән,

Көздә уйлап-уйлап үскән

Туган телем канымдадыр!

Телгә тимә — аңга тимә,

Телгә тимә — канга тимә,

Телгә тимә — намга тимә,

Телгә тимә — җанга тимә.

Асыл сүзләреңне, туган телем,

Биреп торчы миңа азга гына.

Бөтенләйгә түгел – вакытлыча,

Тик җитәрлек гомер азагыма.

Синнән алган һәрбер сүземне мин

Күз карасы кебек саклар идем.

Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,

Дога итеп кенә ятлар идем.

Ул сүзләрем җырларга әйләнгәч,

Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен.

Исраф булмас ул сүзләрең миндә,

Җыры булыр алар киләчәкнең.

Әйтә алмыйм әле: ул сүзләрдән

Аз булса да дөнья үзгәрерме?

Тик югалтмам, туган телем, синнән

Алып торган асыл сүзләремне.

Туган тел хакында

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: «Әни!» — дип,

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: «Әти!» — дип —

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: «Әни!» — дип,

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: «Әти!» — дип —

Күзләреңә яшьләр тыгыыр —

Туган телең әнә шул булыр!

Предварительный просмотр:

Сүз көчле ул, мәгънәле ул, сирәк булса,

Тыңлаучы да сүз аңлаучы зирәк булса. (С.Рәмиев)

Кил, өйрән, и туган, бер башка телне:

Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма вәләкин телгә телне,

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер. (Дәрдемәнд.)

Туган тел турында бер шигырь

И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак
телне шундый бозып сөйлисең!
Ил колагын хурлап, халкыңның
рухын рәнҗетәмен димисең!

Мескенләнмә, бакый гомер килгән
тел байлыгын итмә кадерсез.
Бер уйласаң, илаһи бит, изге —
Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!

Һич мәртәбә түгел туган телдә
җиң очына карап сөйләшү.
Көчле, горур сөйләш! Кирәк икән
хаким телләр торсын көнләшеп!

Иренмә син, туган, туган телнең
асыл байлыкларын ачарга.
Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр
хәзинәңне әзер басарга!

Ана телен ватып-бозып сөйләп,
кешелегең генә төшә бит!
Корама тел, яман чир булып,
яңа буыннарга күчә бит!

Күп телләрне белү – яхшы шөгыль,
туган телең үги калмаса.
Җанын салып әйткән әткәң сүзен
синең аша балаң аңласа.

Мәгълүм: дөнья көтү, заман өчен
файдалырак телләр бары да.
Тик шунсы хак: фәкать туган телдә
иман иңә кеше җанына!

Киләчәкнең башы — бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнеңдә —
оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,
матур итеп туган телеңдә! (Р.Фәйзуллин)

Туган җирең – Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Ак алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы,

Ачык йөзле татар теле.

Халкың кебек уңган да син,

Хезмәттә син көне-төне.

Гайрәтле син, татар теле.

Фәннән сине аерса да

Гасырларның афәт җиле,

Акыллы син, татар теле.

Ассалар да, киссәләр дә,

Үлмәдең син, калдың тере.

Чукындырган чагында да

Чукынмадың, татар теле.

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине?!

Дөньда күп нәрсә күрдең,

Әй мөкатдәс Тукай теле!

Төрмәләргә дә яптылыр

Җәлил белән бергә сине.

Төрмәләрдә дә килмешәк

Булмадың син, татар теле.

Зинданнарны ярып чыктың,

Ялкынланып чыктың кире.

Хәтта фашист тегермәне

Тарта алмады анда сине,

Әй син батыр татар теле!

Гасырларның яман чире.

Кабатлар сине гасырлар,

Татар теле – дуслык теле. (Наҗар Нәҗми)

Тел ил белән икән.

Язмышым, рәхмәттән башка

Бер сүзем юк бу җиргә,

Мин риза-бәхил; колак сал

Минем соңгы гозергә.

Мин башка гозерләр белән

Сине бүтән йөдәтмәм.

Язмышым, үзең аердың,

Юк әткәм һәм юк әнкәм,

Юк җирдә башка шатлыгым.

Әйтче, мин кемнән, йә, ким?

Әнкәмнән мәхрүм итсәң дә,

Телемнән итмә ятим.

Күп уйландым Дуга төннәрендә:

Онытылырга мөмкин җан дуслар.

Туган телең искә төшә икән

Хәл ителгән җирдә язмышлар.

Ул язмышлар уртасына керә, –

Таң вакыты булсын, булсын кич,

Сызып, телеп, күңел түрләреннән

Күтәрелә башлый моңсу хис.

Чишмәләре кушыла төрле яктан,

Чишмәләрдә кайный бөтен дәрт,

Артта таллар – татар хатыннары

Сөйләшәләр төсле лепердәп.

Сөйләшәләр төсле: бу арада

Балаларның никтер аз хаты.

Туган телем – минем әнкәйнең ул

Ризалыгы, соңгы васыяте,

Фатихасы булып яңгырады.

Моңландырган чагы күп аның.

Бикләмәде, чикләмәде телем,

Кырларына тикле Дуганың

Килде алып. (С.Хәким)

Һәркемгә дә иң газиз тел – ана теле,

Анда гына сабый чакның раушан гөле –

Кышкы кичтә әбиләрнең әкиятләре,

Әниләрнең бәллү җыры, бәллү көе.

Ана телем, сине өзелеп яратканга,

Очам дисәк, безгә булдың канатлар да;

Дошман белән көрәшкәндә – үткен кылыч.

Балдай татлы – дуслар белән сайрашканда.

Күңелләрдән күңелләргә юл саласың,

Сусаганда эссе чүлдә, су табасың.

Алышларда арысланга тиңдәш итеп,

Тоткынлыкта тимер булып таш ярасың.

Җырларның да иң татлысы синдә генә,

Уйларның да иң яктысы синдә генә.

Туган илнең, туган телнең матурлыгы

Якты илһам бирми икән кемгә генә!

Кайчагында адашкандай булам да мин,

Уңны-сулны шәйләмичә егылам, димен.

Туган телем балкыта да барыр юлны,

Күз алдымда ярылып ята кыйблам минем.

Телем барда үргә омтылырмын,

Күз өстендә торган каш кебек.

Телем бетсә, мин дә онытылырмын,

Күл төбенә төшкән таш кебек. (Г.Афзал)

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул – минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул – минем туган телем.

“Балам!” диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнием!” дип әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам,

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам! (Э.Мөэминова)

Күкләрдән дә эзлим асыл сүзне,

Җир-сулардан табам энҗеләр.

Сүз ләззәте тәмле ширбәт кебек,

Күңелемә шуңа сеңделәр.

Актарылып чыккан вулкан кебек,

Урыныннан купкан таулардай,

Күңел фонтаннары бәргән чакта,

Халыкларны илгә даулардай

Көчләр җиңә, ике җилкәмә дә,

Рәхмәт фәрештәсе кунгандай.

Кояшлардан алып сүз күчерә

Безгә милли символ – тулган ай.

Сүз ләззәте бирә үзгә тәмнәр,

Затлы ашка охшаш, түгел дә.

Затлы сүзләр сайлап-сайлап кына,

И салыек, кардәш, күңелгә. (Б.Рәхимова)

Туган тел турында

Туган телдә һәрбер хисне

Җөмләгә төреп була.

Әйтеп бетереп була.

Туган телдә тик бер хисне

Җөмләгә төреп булмый:

Аны ничек яратканны

Әйтеп бетереп булмый. (Нияз Акмал)

Предварительный просмотр:

II бүлек. Тел, сүз

* Акыллының теле күңелендә, Тиленең акылы телендә.

* Акылы кысканың теле озын.

* Ана баланы ике кат тудыра: Бер кат — тән биреп! Икенче кат — тел биреп!

* Анам биргән туган тел, Атам биргән корал тел.

* Ана мәм биргән, Ана тән биргән, Ана сөт биргән, Ана тел биргән!

* Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.

* Бик татлы булма кабып йотарлар, Бик ачы булма — төкереп ташларлар.

* Аягы пычрак — өй пычратыр, Теле пычрак — кеше пычратыр.

* Берәүнең кулы эшли, Икенченең теле эшли.

* Бер телдә ун хикмәт, Ун телдә йөз хикмәт.

* Бит күрке күз, Тел күрке сүз.

* Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел, Иң ачы нәрсә дә — тел.

* Әйткәннән тел калмас.

* Әйтмәс җирдә авызың тый, Кычытмас җирдә кулың тый.

* Җабага тайның бете ачы, Әшәке кешенең теле ачы.

* Иле барның теле бар.

* Иң татлы тел — туган тел, Анаң сөйләп торган тел.

* Инсафлының теле саф.

* Йомшак телле бәрән ике ананы имә.

* Кеше күрке йөз; Йөзнең күрке — күз, Уйның күрке — тел, Телнең күрке — сүз.

* «Кеш» дип әйтергә теле юкның күзен карга чукыр. (Тел ул үзеңне яклау коралы булып та хезмәт итә, дигәннән.)

* Күңеле турының теле туры. (Төрдәше: «Күңеле расның теле рас».)

* Озын тел елан: авыздан чыкса, муенга урала.

* Сакауның телен әнисе белер.

* Оста барда кулың тый, Белгән барда телең тый.

* Сакау сакауны үчекли.

* Сиңа бирелгән ике колак, бер тел: Ике тыңла, бер сөйлә, калганын үзең бел.

* Сөяксез тел ни димәс.

* Сүз бер көнлек, тел гомерлек.

* Татлы тел тәхет били.

* Татлы тел тимер капканы ачар.

* Тел — ананың теләге, Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.

* Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый.

* Тел белмәгән теленнән абыныр.

* Тел дигән дәрья бар, Дәрья төбендә мәрҗән бар. Белгәннәр чумып алыр, Белмәгән коры калыр.

* Теле белән күктәге айны йөртә белгән, Кулы белән казандагы майны эретә белмәгән.

* Теленә салынган, Эшендә абынган.

* Телең белән күңелеңне бер тот.

* Телең белән узма, Белем белән уз.

* Телең белән фикер йөртмә, Уең белән фикер йөрт.

* Телеңне тезгендә тот, Этеңне чылбырда тот!

* Телеңне тыйсаң, тыныч булырсың.

* Телне каләм саклый.

* Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.

* Теле озын булмаганның гомере озын булыр.

* Теле озын кешенең акылы кыска булыр.

* Теле пычракның күңеле пычрак.

* Теле татлының дусы күп.

* Теле чибәрнең үзе чибәр.

* Теле юкны тигәнәк талар.

* Тел күңелнең көзгесе.

* Тел — кылыч: тиешсез җирдә тый, тиешле җирдә кый!

* Телделәр халык булып дөньяга чыккан, Телсезләр балык булып дәрьяда калган, Бакылдыклар бака булып баткакта яталар, ди.

* Телләр белгән — илләр белгән.

* Тылмач үз җавабын үзе табар.

* Телне тешләп өзеп булмый, Сөйләми дә түзеп булмый.

* Тел өчен теш төбенә утырталар.

* Тел ташны эретә.

* Тел Теләчегә барып кайта. (Теләче — Казан арты район үзәкләреннән берсе.)

* Телчән теленнән табар.

* Тәмле дә тел, Тәмсез дә тел.

* Төче коймак пешергән кешегә бар, төче телле кешегә барма.

* Төче коймак тиз кикертә.

* Туган илем — иркә гөлем, Киңдер сиңа күңел түрем.

* Туган телем — үз телем, Туган илем — үз көнем.

* Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

* Туры телем таш ярыр.

* Ул да яхшы, бу да яхшы, Ашаган чакта бар да яхшы, Баш коткарган тел дә яхшы.

* Үткен тел — бәхет, Озын тел — бәла!

* Һөнәр алды — кызыл тел. (Кызыл тел — оста, матур тел, димәк.).

Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре

Источник

Оцените статью