Тутэлдэ нинди ике нота усэ

«Веселые и находчивые». Конспект занятия по развитию речи в средней группе

Фания Вахитова
«Веселые и находчивые». Конспект занятия по развитию речи в средней группе

Ново- савиновского района

Сэламэтлек иленэ сэяхэт.

Путешествие в страну здоровья.

Конспект занятия по развитию речи, по обучению детей родному языку

в средней группе.

Вахитова Ф. Г. — воспитатель

Сэламэтлек иленэ сэяхэт.

-Исэнмесез, балалар. Хэерле кон. Без буген сэламэтлек, чисталык иленэ сэяхэткэ барырбыз. Сэяхэткэ баручылар нинди булырга тиеш?

— Кыю, батыр, жите, кочле.

-Юлда барганда каршылыклар очрый, аларны уту очен без узебезнен белемнэребезне курсэтергэ тиеш. Утырабыз паровозга.

Алга таба барабыз- Тик- так- так,

Горлэп чаба паровоз- Юл тап-тап,

Ак тотен артка кала- Пух- пах- пух,

Вагоннар жырлап чаба- Ах- ух- ах,

Свисток янгырап китэ- Ту-ту- ту,

Тавыш еракка житэ- У- у- у,

Зур паровоз уфылдый- Пуф- пуф- пуф,

Буген бигрэк ардым ди- Уф- уф- уф.

2. Менэ безнен юл схемабыз, «Серле капка»ны утэр очен ягымлы сузлэрне искэ тошерергэ кирэк: исэнмесез, сау булыгыз, рэхмэт, рэхим итегез,зинхар очен, хэерле юл, ашларыгыз тэмле булсын, хэерле кон, хушыгыз, тыныч йокы…

3. Ниндидер тавыш килэ. Шапшак малай керэ (чэчлэре тырпайган, битлэре, куллары пычрак, кулмэге дорес тоймэлэнгэн)

— Бу кем сон, балалар (Шапшак малай)

— Син бит пычранып беткэнсен, сина юынырга кирэк?

— Ничек? Нэрсэ белэн?

— Менэ табышмаклар эйтэбез, аларга жавап бирэ алсан, белерсен.

А) Хуш исле, шома узе чисталап юа

Шапшак малай: Белэм, белэм. Су.

Б) Аккош кебек ак кына,

Йомшак кына, пакъ кына

Кон дэ сыйпый битемнэн

Элеп куям читеннэн.

Шапшак малай: Кулдыр инде.

В) Озын тешлэрем белэн

Чэч буенча йогерэм. (Тарак)

Г) Кызмы ул, малаймы ул

Кэжэме ул, таймы ул

Нэкъ булганча курсэтер,

Нэрсэ сон ул, кем эйтер. (Козге)

Белденме инде, шапшак малай, чистарыныр очен нэрсэлэр кирэк икэнен. Эйдэгез, балалар, бу шапшак малайга ничек юынырга икэнлеген ойрэтэбез.

4. Уен «КУрсэт эле, ускэнем»:

Курсэт эле ускэнем, ничек кулны юалар?

Менэ шулай, менэ шулай, шулай кулны юалар.

Белденме инде, Шапшак малай?

Шапшак малай: Белдем, белдем, моннан сон гел похтэ йорермен. Хушыгыз.

Бала: Сез дэ килгэнсез икэн,

Без дэ килгэнбез икэн,

Яхшы дуслар жыелганнар

Парлашып биик микэн.

Урман буйларына менэм, урман буе ямьлегэ,

Бир кулынны, мин дэ бирэм, дус булырга мэнгегэ.

Менэ сина ун кулым, менэ сина сул кулым,

Ун кулым, сул кулым, менэ сина куш кулым.

6. Сэламэт буллу очен чиста, похтэ буллу гына житми, витаминлы азыклар да ашарга кирэк. Менэ бу картада сэламэтлек бакчасы, яшелчэлэр бакчасы. Яшелчэлэр турында табышмаклар эйтик эле. :

— Кат- кат тунлы, карыш буйлы. (Кэбестэ) Эйе, кэбестэ. Бу кэбестэ тэмле, яшел, тугэрэк. Кэбестэне тозлыйлар, ашка салалар, салат ясыйлар…

— Кечкенэ генэ йорт, эче тулы корт. (Кыяр) Эйе, кыяр. Ул яшкл тостэ, озынча, тэмле. Кыяр- яшелчэ. Ул тутэлдэ усэ. Кыярдан салат ясыйлар, тозлыйлар…

— Ормый, сукмый, э кешене жылата. (Суган)

— Ите симез- мае юк, тиресе калын- йоны юк. (Шалкан)Эйе, дорес, шалкан. Шалкан- яшелчэ, сары тостэ, тугэрэк, тэмле, шома. Шалкан тутэлдэ усэ.

— Жир астында жиз букэн. (Бэрэнге) Дорес. Бэрэнге- яшелчэ, тэмле, конгырт. Бэрэнге коз коне олгерэ.

— Осте яшел, асты кызыл, жирдэ усэ. (Кишер) Эйе, кишер. Кишер кызгылт- сары тостэ, озынча, тэмле. тутэлдэ усэ…

Балалар, тагын нинди яшелчэлэр эйтелми калды.

-Чогендер, помидор, сарымсак, кабак. (Сойлилэр)

-Яшелчэлэрнен кайсылары калын эйтелешле?

-Суган, шалкан, помидор, сарымсак, кабак, кыяр.

-Э кайсылары нечкэ эйтелешле?

— Кэбестэ. Бэрэнге, кишер, чогендер.

— Балалар, килегез эле монда, эйтегез, ничэ тутэл бар

— Мин дурт кишер жыйдым.

— Мин алты кэбестэ жыйдым…

-Яшелчэлэр кайчан олгерэ?

7. — Сез коз турында белгэн шигырьлэрегезне сойлэгез эле.

— Кырлар буш кала,янгырлар ява

Жирлэр дымлана, бу кайчак була?.

Ярый, балалар, рэхмэт. Юлыбызны дэвам итэбез. Ял иту аланына життек.

8.Уен: «Чума урдэк, чума каз».

Чума урдэк, чума каз, тирэн кулне ярата,

Даша узенэ иптэш эзли, белмим кемне ярата…

Ул Эдикны ярата.

8. –Карагыз эле, балалар, монда сандык бар. Сандык ачылсын очен, транспорт торлэре турында сойлэргэ кирэк.

«Коры жир транспорты»

Сандык эчендэ тылсымлы хат бар,хэзер укыйбыз:

«Балалар, сез барлык сынауларны да жинеп чыктыгыз, сэламэтлек иленэ рэхим итегез. Унышлар сезгэ.»

-Тырышкан очен кучтэнэчлэр дэ бар икэн сандыкта. (Кучтэнэч олэшу)

Безнен дэресебез тэмам. Сау булыгыз.

Путешествие в страну здоровья.

-Здравствуйте, ребята. Добрый день. Сегодня мы путешествуем в страну здоровья. Какими должны быть путешественники?

— Смелые, храбрые, ловкие, сильные…

— По пути в страну здоровья, есть препятствия. Чтобы их пройти, надо показать знания. Садимся в паровоз.

2. Вот наша схема, надо пройти волшебные ворота, для этого вспомните вежливые слова.

3. – Какой- то шум. (Заходит неряшливый мальчик.)

— Ты весь грязный, надо умыться, причесаться.

— Мы тебе загадаем загадки, если ответишь, то узнаешь как?

Загадки про мыло, расческу, полотенце, зеркало

— Теперь узнал, что нужно для опрятности и чистоты. Мы покажем тебе как мыться.

Мальчик: Хорошо, все узнал теперь. Буду чистым. До свидания.

— Чтобы быть здоровым, недостаточно только чистым быть, надо есть витамины, овощи. Вот на рисунке овощи, загадаем загадки про них. Расскажем какого цвета, где растет, какой формы, что можно приготовить…

6. Загадки про овощи и рассказы детей.

7. -Какие овощи произносятся твердо, какие мягко?. Когда поспевают овощи? (Осенью) Расскажите стихи про осень.

Стихи про осень.

— Спасибо, дети, вот мы дошли до поляны отдыха.

— Смотрите, ребята, тут сундук. Чтобы сундук открылся,надо назвать виды транспорта:

«Воздушный транспорт», «Наземный транспорт», «Водный транспорт».

В сундуке есть волшебное письмо:

«Ребята, вы успешно прошли все испытания, добро пожаловать в страну здоровья. Удачи вам.»

Здесь еще есть гостинцы за старания. Наш урок закончен. До свидания.

Моя Казань МОЯ КАЗАНЬ. Много есть о ней сказаний Много есть легенд о ней, Расскажу вам о Казани, О Республике своей. (отрывок «Песня о Казани»).

Открытие нового детского сада по Республиканской программе «Бэлэкэч» Выступление детей старшей и подготовительной группы (воспитатель Паранина Э. Н.) Детского сада № 11 «Зайчик» Советского района на открытии.

Источник

Урок «КВН-дәрес» (6 класс)

Тема: “Телләр белгән-илләр белгән”.

Дәрескә эпиграф итеп, Наҗар Нәҗминең түбәндәге юллар алына:

Туган җир-су-үзе бөек мәктәп,

Шунда башлап тәпи басыла.

Һәр кешедә бөек ана теле

Ана сөте белән ачыла.

Моннан тыш, тагын Каюм Насыйриның “Туган телеңнең серләрен өйрәнү-бөек эш ул”; Галимҗан Ибраһимовның “Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш” дигән сүзләре, шулай ук Шәйхи Маннурның:

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел,

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле матур тел,-

дигән юллары плакат итеп язып, класс стенасына эленә. Шуның белән әлеге дәрес өчен дидактик карточкалар салынган конверт, кисмә хәрефләр салынган пакет, төсле карандашлар, кәгазь битләренә аерым-аерым язылган грамматик билгеләмәләр, альбом бите әзерләп куела. Сыйныф ике командага бүленә, аларга “Зирәкләр” һәм “Тапкырлар” дигән исемнәр бирелә (кайсы исемне алу мәсьәләсе җирәбә буенча ачыклана), жюри билгеләнә. Бу дәрескә әзерлек эшләре бер-ике атна алдан башлана. Укучылар табышмаклар туплыйлар. Укытучы исә ике команда өчен шарадалар, логорифлар (табышмак-шарадаларның бер төре), метаграммалар (табышмакның бер төре), омоним сүзләр белән табышмак-уен, шаян табышмаклар әзерли.

Дәрес командаларның бер-берсен сәламләве белән башлана. Мәссәлән, “Зирәкләр” командасы көндәшләрен болай сәламли:

Бездән, “Зирәкләр”дән, сезгә “Тапкырлар”га сәлам!

Без ярышта Зирәкләр,

Без тиз фикер йөртәбез,

Дусларга без терәкләр.

-“Тапкырлар”дан “Зирәкләр”гә саләм!

Ә без исә тапкырлар,

Әйтешик без табышмак,

Я, кем тели? Әйтеп бар!

Табышмак әйтешү башлана.

Ишектән керә- Чакырдылар, дәштеләр,

Түргә менеп утыра. Барган идем-качтылар

Ул нәрсә? Ул нәрсә?

Киеме аның-ак тун, Утсыз да ул яндыра,

Бөркәнә яшел шәлен. Корт чаккан эз калдыра

Үзе бөдрә булса да, Үсә койма буенда,

Бөдрә чәче юк аның. Гел чагудыр уенда.

Менә грамоталылык ярышы башлана.

Командаларга сүзлек диктанты яздырыла. Мәсәлән,

“ Зирәкләр”гә-район, тәэмин, сәнгать, әдәбият, сүзсез, дөнья, мәгърифәт, гадәт, башваткыч, сөял, промышленность. ә “Тапкырлар”га тәрбия, мәсьәлә,мәсәлән, мәхәббәт, сөю, ихтыяҗ, фигыльләр, вакчыл, әкият, мәгънә, йомырка. сүзләре тәкъдим ителә.

Диктант язылып беткәч, командалар диктантларны үзара алмашып тикшерәләр һәм билгеләр куялар.

Шарада уены. (Табышмакның бер төре булган шарада сүзләрдәге мәгънәле кисәкләр белән эш итә).

Бер төс аның-бер иҗеге,

Шул икегә бай дип әйтә.

Бер кисәге тамырларда агып йөри,

Икенчесе җир өстендә чабып йөри.

Әгәр алар үз итсәләр берсе-берсең

Өзе ала хәтта җирнең тарту көчен.

Бер иҗеге-төргын су,

Икесең бергә кушсалар,

Аны һәркем киячәк.

Суга салып чистартырга куша берсе,

Яз башындагы ай булыр икенчесе,

Бу икене әгәр бергә кушып куйсаң,

Килеп чыгар гаҗәеп бер күркәм сан.

Логариф уены. (Табышмакның бер төре булган бу уен алынган сүздәге иҗекләрне яки андагы хәрефләрне икенче бер иҗек яки хәреф белән алмаштырып икенче сүз ясауга нигезләнә.)

Бу сүз “бөтен” килеш мичтән табаны чыгара торган коралны белдерә. Шул сүзнең алдыннан да, артыннан да берәр хәрефен кыскартсаң, ул урманда үсә торган үсемлекне белдерә; әгәр тагын алдагы бер хәрефен алсаң, “карый” сүзенең синонимы барлыкка килер, тагын да алдан бер хәрефен төшереп калдырсаң, су хәрәкәтең белдерә торган сүз килеп чыгар. Ул нинди сүзләр? (Табагач, абага, бага,ага)

Эчендәге җимешең аның, кешеләр бик ярата, әгәр шул сүзгә “а” хәрефен өстәсәң, ул шартлый торган коралга әйләнә. Ул сүзләрне кем белә? (гранат, граната).

Арттан бер хәрефен алсаң, агач өйнең кысасы була. Тагын берсең кыскартсаң “пар” сүзенең синонимын да, күрсәтү алмашлыгына да әйләнә. Бөтен килеш ул кар туздыра, ә арттан ике хәрефен алсаң тактага яза торган таш кала. (бура,бур,бу,буран).

Ул сүз бер хайван баласын белдерә, алдан бер хәрефен кыскартсаң, күк җисеменә әйләнә.

Шаян табышмаклар әйтешү уены. (Командалар табышмакны чиратлашып әйтәләр).

Нинди ике нота бакчада үсә (Фа+сол ь ).

Кайсы кошның исеменнән, ахыргы иҗеген алсаң кар өеме килеп чыга? (Көрт+лек).

Кайсы ике нотага нинди тартык авазны кушкач, ике алмашлык килеп чыгар? (ми-н, си-н).

Нинди өяда беркайчан да йомырка булмый? ( синонимнар оясында).

Метаграмма уены. (Метаграмма-табышмакның бер төре, табышмак итеп бирелгән сүз, бер хәрефен үзгәртү белән, башка сүзгә әйләнә).

“ С” белән мин түктерәмен күз яшен,

“ Т” белән булам синең чын кардәшең

Уртада “т”-гаиләдә төп эшчебез,

“ Н” белән иң яраткан кешебез,

“ Б” белән –ул әти-әни анасы,

Калды сиңа тик шуларны табасы

“ Т”га бетсә, ат муенында йөрер ул,

“ Ш”га бетсә, күлдә гомер сйрер ул,

“ Л”ны кушсан, җирдә калып черер ул,

“ Р”га бетсә, азык булып керер ул.

“ С” белән ул-бер баткак җир,

Кошка әйләнә “к” белән,

“ Т” белән-әкият герое,

“ Б” белән-чокыр була.

Ике команда өчен дә:

“ Т” хәрефеннән башланса-ул зур савыт,

“ Ч”ны куйсаң, балык була.

“ К” килсш-бакчада исә,

“ С” белән исемлекнең җир өстендәге өлешенә әйләнә.

Омонимнарга карата “Нәрсә диләр?” дигән уен.

Мунчаладан (юкә каерысы) бау ясауны. диләр,

Түбәдән кар төшерсәң дә. диләр,

Ишкәк белән көймәдә йөзеп йөрсәң дә,

Искергән бинаны җимерсәң дә,

Һаман да шул бер үк төрле исемлиләр.

Иллюстрацияләр белән уен. (Рәсемнәрнең арадан иң танышлары сайлап алына һәм аларның кайсы авторның нинди әсәренә карата ясалганлыгын әйтеп, рәсемнең эчтәлеген сөйләү рәвешендә бара. Сөйләм матур, төгәл, бәйләнешле булырга тиеш).

Башваткычларны тылсымлы фигурага әйләндерү уены. (Шакмак өчендәге кисемтә-хәрефләрне-сулдан уңга, өстәп аска таба укысаң да бер үк исемнәр килеп чыгарлык итеп урнаштырылырга тиеш).

Источник

Интеллектуаль уен » Көчле звено»

Содержимое публикации

Арча районы Курса Почмак урта гомуми белем бирү мәктәбе

Үткәрүче укытучы: Әхмәдуллина Гөлназ Илфат кызы

башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Көчле звено” интеллектуаль уенын үткәрү программасы.

Укучыларда өстәмә белем алуга кызыксыну һәм омтылыш тәрбияләү.

Яңа форма интеллектуаль уен аша баланың белем сәләтен үстерү, белем дәрәҗәләрен күтәрү.

Белем һәм күнекмәләрне тикшерүнең көн тәлапләренә туры килерлек яңа формаларын куллануны тормышка ашыру.

Уен өчен кирәкле җиһазлар : “Көчле звено” дип язылган язу, шарлар, трибуна, укучыларда эмблемалар, алларында исемнәре язылган табличкалар.

Хәерле көн, кадерле балалар. Бездә бүген зур бәйрәм. Көчледән көчле кем көчле булуын сынау, ярышу бәйгесе.

Тормыш һич тукталып тормый. Үсә, үзгәрә, бик күп яңалыклар алып килә. Телевизор экраннарында яңадан яңа тапшырулар барлыкка килә. Әлбәттә, без дә тукталып тормыйбыз. Телевизор экраннарында бара торган төрле уеннарны карыйбыз. Үзебез дә кайбер сорауларга җавап бирергә тырышабыз.

Менә бүген без “Слабое звено”уенына охшаган “Көчле звено” уенын уйнарбыз.

Уенның шартлары түбәндәгеләр.

1.Уенда 8 укучы катнаша, 6 турдан һәм финалчылар ярышыннан тора.

2.Һәр уйнаучыга чираттан сораулар бирелә.Сорауларга җавапны әзерләү өчен вакыт бирелми.Сорау әйтелеп беткәч тә,җавапны бирергә тиеш буласыз.

3.Һәр турның ахырында бер кеше,ягъни көчсез звено уеннан төшеп кала.

4.Команда иң начар уенчы дип исәпләнгән укучыны уеннан чыгара, ни өчен чыгаруын дәлилли.

5.Уенан чыгарылган катнашучы үзенең һәм башкаларның ничек уйнавы турында фикерен әйтеп чыгып китә.

1 тур.Әкиятләр илендә.

1.”Алтын балык турында әкиятнең”авторы (А.С.Пушкин)

2.Серле лампасы булган әкият герое(Аладдин)

3.Пятачокның дусты булган аю исеме(Винни Пух)

4. “Су анасы”әкиятенең авторы (Г.Тукай)

5.Микки Маусның дус кызы (Минни)

6. “Сне ж ная королева “әкиятен кем язган.(Андерсен)

7. Кәҗә белән Сарыкның капчыгындагы әйбер.(бүре башы)
8. . Былтыр исемле егет — кайсы әкият герое?(Шүрәле)

1. Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы.(песи)

2.Нинди уңган кызга фея ярдәм иткән? (Көлсылу).

3.Бу кечкенә кызга карлыгач ярдәм иткән? ( Дюймовочка).

4.Кайсы әкият герое балаларны, кошларны һәм җәнлекләрне дәвалый?( Айболит).

5.Аюны хәйләләп урманнан өенә алып кайттырган кызның исеме? ( Маша).

6.Әкияттә барлык савыт-сабалар кемнән качканнар? ( Федорадан).

7.Италиядә туган суган – малай гына түгел, ә ышанычлы, тугры дус та?( Чиполлино).

8. Озын борынлы малайны агачтан кем ясаган? (Карло исемле әти).

1.Соры бүре кемгә хезмәт иткән? (Иван-царевичка).

2. Малышның түбәдә яшәүче дустының исеме ничек? (Карлсон).

3. Кайсы герой камырдан ясалган? (Йомры икмәк).

4. Бакчада үскән геройның исемен әйтегез? (Шалкан).

5. Кем аяк киемен бик яраткан, исемен дә шулай кушканнар? (Кот в сапогах).

6. Кайсы геройның исемендә баш киеме бар? (Кызыл Калфак).

7. Нинди соры төстәге герой балаларны кыерсыткан? (Бүре).

8.Әкиятләрдәге хәйләкәр хайван (Төлке)

1.Ул себеркегә атланып оча(Убырлы карчык)

2.”Сертотмас үрдәк “әкиятне кем язган?(А.Алиш)

3.Бу юллар кайсы әкияттән: : « Тиен бик ачуланган да әйткән:-Алайса, син гомер буе киндер сугып кына тор, дигән. »(Өч кыз)

4.“Фиксиклар”мул ьтфильмындагы малайны ң исеме ничек ? (Дим Димыч)

5.Буратиноның зәңгәр чәчле дус кызының исеме?(Мальвина)

6.Айда туган му льтфильм герое(Лунтик)

7.Тылсымлы чуртан балыгы кемг ә ярд ә м итк ә н(Емеля)

8.”Русалочка” әкиятнең авторы(Андерсен)

2 тур.Татар теле.

1.Татар алфавитында ничә хәреф бар?(39)

2.Сүзнең мәгънәсен аңлата һәм мәгънәле башка кисәкләргә бүленми торган кисәк(тамыр)

3.Предметны белдерә торган сүз төркеме(исем)

4.Предметның эшен-хәрәкәтен белдерә торган сүз төркеме(фигыль)

5.Предметның билгесен белдерә торган сүз төркеме(сыйфат)

6.Матур сүзенә капма-каршы мәгънәле сүз(ямьсез)

7.Зур сүзенең синонимы(олы,дәү)

1.”Туган тел”шигырен кем язган?(Тукай)

2.Балык та,шәһәр дә исеме(Алабуга)

3.Библиотека сүзенең татарчасы(китапханә)

5.Дәвам итеп бетерегез: “Кем эшләми. (шул ашамый)

6.Ислемай сүзенең русчасы(духи)

7.Ак сүзенең антонимы(кара)

1. Хәреф танырга өйрәтүче китап? (әлифба )

2.Татар хатын-кызларының милли баш киеме. (Калфак)

3. Татар халкының милли аяк киеме. (Читек)

4.Кайсы шәһәрдә аш пешереп була? (Казан)

5.Нинди ике нота бакчада үсә? (фасоль)

6.Бер хәрефле нинди сүз беләсез? (ю)

7.Алма дисәң дә алалар,

нәрсә соң ул, балалар? (алма)

1. Су коена инештә;

Оча алса да, җирдә йөри,

Ите яхшы бәлешкә. (Үрдәк)

2. Көлтә-көлтә койрыгым

Кетәкләргә кереп, мин

Тавык-чеби аламын. (Төлке)

3. Җәен соры, кышын ак

Шул ни булыр, әйтеп бак? (Куян)

Бозаулар эзли. (Бүре)

5. Сакаллы килеш туа,

Берәү дә гаҗәпләнми. (Кәҗә)

6. Мыеклы, сакалы юк,

Туны бар, чапаны юк,

Сыйпый аны һәммәсе,

Шуны ярата. (мәче)

Бер кисмәктә мең егет.( Кыяр )

7. Кызыл кызы җир эчендә,
Чәчләре җир өстендә.( Кишер )

8 Эсселәгән саен,
Кат-кат тун кия.( Кәбестә )

9. Үзе кып-кызыл,
Күлмәге ям-яшел.( Карбыз )

10 .Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында.( Бәрәңге )

11. Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт.( Помидор )

12. Гөлдер-гөлдер гөл итекле,
Гөлкәй кызыл читекле.( Күгәрчен )

13.Җәй такылдый бу чүкеч,
Кыш такылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч?(Тукран)

14.Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми.(Кәҗә)

15. Тимерче дә түгел,
Балта остасы да түгел,
Үзе авылда беренче эшче.(Ат)

16. Үлән ашый, май ташый.(Сыер)

17. Ашата, туендыра,
Җылыта, киендерә,
Кешене сөендерә.(Сарык)

1. Кушу гамәле нәтиҗәсе ничек атала? (Сумма)

2. Иң кечкенә икеурынлы саны әйтегез (10)

3. Җиде сигезең ничә? (56)

4. Бер сәгатьтә ничә минут? (60)

5 . Алу гамәленең нәтиҗәсе ничек атала? (Аерма )

6. Әтәч бер аягында басып торганда 3 кг. Ике аягында басып торганда ул ничә кг? (3 кг)

1. Кисемтәләрне нәрсә белән үлчиләр? (Линейка)

2.. Нәрсә авыррак: 1 кг мамыкмы, 1 кг тимерме? (Бертөрле)

3. Өстәлдә ике шәм янып тора иде. Берсе сүнде, ничәсе калган? (Берсе, калганнары янып бетте)

4. Иң кечкенә натураль сан (1)

5. 1 кг да ничә грамм? (1000)

6. Иң кечкенә өчурынлы сан (100)

1. Иң зур ике урынлы сан (99)

2. Тапкырлау нәтиҗәсе (Тапкырчыгыш)

3. Барлык яклары тигез булган турыпочмаклык (Квадрат)

4. Малай велосипедта шәһәргә бара. Аңа каршысына 6 колхозчы утырган машина очрады. Һәр колхозчының 2 шәр тавыгы бар. Шәһәргә ничә кеше бара? (1 малай)

5. Миллион язылышында ничә нуль? (6)

6. Нинди сан җөп дип атала? (2 гә калдыксыз бүленә торган сан)

4 тур.Әйләнә-тирә дөнья.

1. Нинди агач яфрагын коймый? ( чыршы)

2.Чыршының яфрагын ничек диләр? (ылыс)

3. Бер елда ничә ай? (12)

4. Тавыкның баласы? (чеби)

5. Агачлар кайчан яфрак коя? (көз)

1. Кар кайчан ява? (кыш)

2. Бер сүз б-н әйт: имән, каен, юкә.. (агачлар)

3. Агачлар кайчан яфрак яра? (яз)

4. Аю кыш көне нишли? (йоклый)

5. Елга кайчан ката? (кыш)

1.Яздан соң килә… (җәй)

2.Ябалак көндез күрәме? ( юк)

3.Этнең аягы ничәү? (4)

4.Озын буенлы җәнлек? (жираф)

5.Карны җебетсәң нишли? (суга әйләнә)

1. Урман табибы? (тукран)

2.Кайсы җәнлек баласын сумкада йөртә? (көнгерә)

3.Светофорның ничә “күзе”? (3)

4.Иң кире хайван? (ишәк)

5.Маймыл ярата торган җимеш(банан)

5 тур.Русский язык.

1. Сколько букв в русском алфавите? (33)

2. Сколько согласных букв? (21)

3. Как называется часть речи, обозначающая действие предмета? (глагол)

4. Как называется главный член предложения, отвечающий на вопрос «кто?» или «что?» (подлежащее)

1. Из чего складываются предложения? (из слов)

2. . Звуки видят или слышат? (слышат)

3. В каком слове сорок гласных? (сорока)

4. Попробуйте закончить пословицу.Поспешишь, … (людей насмешишь).

1. Если в предложении о чем-либо спрашивается, какой тогда нужен знак препинания на конце такого предложения?(вопросительный знак)

2. Сколько слогов в слове «ягода»?(3)

3.Подбери к слову белый антоним(черный)

4.Подбери к слову большой синоним (огромный)

Игра с болельщиками «Доскажи словечко».

1. Жеребенок с каждым днем

Подрастал и стал . (конем)

2. Кто альбом раскрасит наш?

Ну, конечно, . (карандаш)

3. Кругла, рассыпчата, бела

На стол с полей пришла.

Ты посоли ее немножко,

Ведь правда вкусная . (картошка)

4. Что за скрип, что за хруст?

Это что еще за куст?

Как же быть, без хруста,

Если я . (капуста)

5. Мчусь как пуля я вперед,

Лишь поскрипывает лед.

Да мелькают огоньки!

Кто несет меня? . (коньки)

6.. По дороге наша Машенька идет,

За веревочку козу она ведет

А прохожие глядят во все глаза

Очень длинная у девочки . (коса)

7. В яме спит зимою длинной

Но чуть солнце станет греть,

В путь за медом и малиной Отправляется . (медведь)

8. В черном поле заяц белый.

Прыгал, прыгал, петли делал.

След за ним был тоже бел

Кто ж этот заяц . (мел)

9. В подполье, в каморке

Живет она в норке.

Кто же это? . (мышка)

1. Кич булганда күренер,
Таң булдымы − күмелер.
( Йолдыз )

2. Ишектән керер, түргә менеп утырыр.
( Суык )

3.Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел.
( Һава )

1.Сыр-сыр сыры бар,
Алты төрле нуры бар,
Җиде кат күккә юлы бар.
( Салават күпере )

2. Котыра да үкерә,
Бөтен җирне тутыра.
( Буран )

3. Яз килсә − киенә,
Көз килсә − чишенә.
( Агач )

1. Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә.
(Яфрак)

2. Кыйнамый, сукмый, үзе елата.
(Кычыткан)

3. Олысы да, кечесе дә эшләпә кигән.
(Гөмбә)

1.Җирнең уртасында нәрсә бар.(и хәрефе)

2.Дәрес башында нәрсә ишетәбез(д хәрефе)

3.Акчасыз керәсең,хәзинә алып чыгасың.(мәктәп)

4.Нәрсә өстән аска таба үсә?(сакал)

5.Канаты булса да,оча алмаучы кош(пингвин)

6.Иң кечкенә кош(колибри)

7.”Эшкә өндәү”шигыренең авторы(Г.Тукай)

8.Г.Тукайның нинди шигырендә Кояш,Сандугач,Алмагач Баланы уйнарга чакыра?(Эш беткәч,уйнарга ярый)

Источник

Оцените статью