Уйна гармун уйна ноты

Минусовка «Сабиров Данир – Уйна, гармун, уйна».

доступно только зарегистированным пользователям.

Исполнитель Сабиров Данир
Название Уйна, гармун, уйна Найти похожие треки
Характеристики 03:56, 8,99 Мб. Частота записи: 48 kHz. Битрейт: 320 kbps. оригинал + бэк
Дата добавления 18 Января 2021 г.
Просмотров / Скачиваний 298 / 16
Теги
Ссылка 2
Ссылка 3

Сказали «Cпасибо» (5) :

Текст песни «Сабиров Данир – Уйна, гармун, уйна»

Уйна, гармун, уйна!
Өздерепләр уйна!
Эрет әле күңел бозларын.
Сөймәгәннәр сөйсен,
Ялкыннарда көйсен,
Шатлыкларга, шатлыкларга
Күм син дөньяны.

Уйна, гармун, уйна!
Сыздырыплар уйна!
Тыпырдатып биеп китсеннәр.
Көлмәгәннәр көлсен,
«Яшәү — рәхәт», — дисен.
Күз яшьләре, күз яшьләре
Булса — кипсеннәр!

Уйна, гармун, уйна!
Армый-талмый уйна!
Җырлармын мин сиңа кушылып.
Халкымны яратып,
Сагышын таратып
Җырлармын мин, җырлармын мин
Гүзәл кош булып.

Источник

Уйна гармун уйна ноты

Яңавылда ике көн буена барган гармунчылар бәйгесе ике йөздән артык гармунчыны җыйды. Гала-концерт шәһәр­нең үзәк мәйданында, шушы уен коралына куелган һәйкәл янында үтте.
Искиткеч ямьле, үзен­чәлекле моң бәйрәме Яңавыл җирендә менә инде сигезенче тапкыр үткәрелә. Бу төбәктә гармунчыларның да, гармун моңына гашыйк кешеләрнең дә күп булуы әлеге искиткеч матур бәйрәмнең барлыкка килүенә этәргеч булгандыр. Аңа Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстан дәүләт филар­мо­ниясенең ул вакыттагы режиссеры Фатыйх Икъсанов нигез сала. Бу хәл моннан 30 ел элек, 1985 елда була. Бик матур башланган “Тальян бәй­рәме” берничә тапкыр үткә­рел­гәннән соң, тынып кала. Әмма бу бәйрәмне яратып өлгергән Яңавыл халкы, аеруча үзе дә җыр-моңга гашыйк кеше — районның элекке җитәкчесе Нәзир Зыязов әлеге чараны тергезүне кирәк дип таба һәм 2004 елда ул, янә тирә-яктагы осталарны җыеп, “Фатыйх Икъсанов исемендәге призга “Моңга бай гармун бәйрәме” буларак, республика күләмендә үткәрелә. 2013 елда ул, зур танылу алып,”Русия мәдәния­те” максатлы программасына кер­телә. Шул ук елда Яңа­вылда районның бүгенге башлыгы Илшат Вәзигатов җи­тәкчелегендә шәһәрдә халкы­бызның иң яраткан уен коралына һәйкәл ачыла. Хәзер инде гармун бәйрәме шушы һәйкәл янында үткәрелә.
Быелгы бәйрәм Фатыйх Икъсановның тууына 80 ел тулуга багышланган иде. Анда республиканың 28 районыннан, алты шәһәреннән, шулай ук Пермь крае, Удмурт Республикасы, Ханты-Манси округыннан җитмештән артык гармунчы һәм 25 ансамбль катнашты. Шуңа да Уфа дәүләт сәнгать академиясе профессоры, Башкортстанның халык артисты Миңнеәхмәт Гайнетдинов җитәкчелегендәге жюрига 150дән артык чыгыштан иң яхшысын сайлап алу җиңелдән булмады. Гармунчыларның барысы да зур осталык күрсәтте. Шулай да җиңүче берәү генә була: Гран-при лаеклы рәвештә Яңавыл районы гармунчысы Хадит Төхбәтовка бирелде.
Гармунчылар арасында беренче урын Әбҗәлил районыннан килгән Азат Атангуловка һәм Чакмагыш районыннан Рәис Кадраевка бирелде. Икенче урынга Тәтешле районыннан Данил Камалетдинов һәм Удмурт Республикасыннан Александр Ашихмин чыкты. Бәлә­бәй районыннан Виктор Никулин һәм сибайлы Санъяр Мәүлеткулов өченче урынны алды. Дуваннан — Ринат Бишев, Белореттан — Мөбәрәк Галиастанов, Балтачтан — Алмаз Рәҗәпов, Ханты-Манси округыннан — Сергей Янчубаев, Яңавылдан — Ирнус Имамов, Зәвәт Сәгыйтов, Удмур­тиядән — Светлана Егорова төрле дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде.
Ансамбльләр чыгышы аеруча матур иде, алар башкарган көйләр, җырлар күңелгә бик ятыш булды. Берсеннән-берсе көчле, үзенчәлекле ансамбльләр арасында да ярыш кызу барды. Удмурт Республикасының Шаркан районыннан Николай Майоров һәм Яңавыл районыннан Ильяс Тимершин җитәкләгән ансамбль­ләр беренче урынга чыкты. Икенче урынны Калтасы (җитәкчесе Александр Шипаев) һәм Зианчура районнары ансамбльләре (Вафа Мәү­летов) яулады. Өченчелекне Илеш районыннан балалар ансамбле (Салават Шәри­фул­лин) һәм Чакмагыштан Ринат һәм Фидрат Бикмәтовлар дуэты алды. Шулай ук Тәтешле, Яңавыл, Уфа, Дүртөйле шәһәрләре һәм районнарыннан килгән ансамбльләргә төрле дәрәҗә дипломнар тапшырылды. Автор-башкаручы призына Балакатайдан килгән Виктор Патраков лаек булды. “Башкару йолаларын саклаган өчен”, “Гармунда уйнау осталыгын камилләштерүгә керткән өлеше өчен” номинацияләре дә үз хуҗаларын тапты.
Мәйдан тутырып килгән тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Әйе, гармунны ярата, зурлый безнең халык. Элек-электән ул шатлыгын да, кайгысын да гармун белән бергә кичергән. Гармун белән бәйрәмнәр үткәргән, парлар ярәшкән, гармун белән моңланган, кайгысын баскан. Хәтта яуга кергәндә дә ул моңлы дустыннан аерылмаган. Бөек Ватан сугышы башланып бер ай үтүгә фронтка, танклар һәм пушкалар белән беррәттән, 12 мең гармун озатылуы да күп нәрсә турында сөйли. Көзгә инде аларның саны 60 меңгә җитә. Солдатларның рухын күтәрү өчен каһәрле сугыш елларында яу кырына дистәләгән мең гармун җибәрелә. Шулай итеп, канлы сугышны да совет солдаты белән бергә үтә гармун. Менә шундый гар­муннарның берсе — дәүәтисе яуда йөртеп алып кайткан гармун белән килгән иде бәйгегә Салават районыннан Ралим Гаделшин. Ул әлеге гармун­ның өйдә кадерләп саклануы турында сөйләде.
— Дәүәтидән соң әтием уйнады, хәзер инде ул минем кулларда, озакламый бу истәлекле уен коралын улыма тапшырачакмын, — диде ул.
Әйе, юкка гына гармунны күп халыклар, урыслар да, татарлар да үз уен коралы дип санамый. Мондый бәйрәмнәр бихисап төбәкләрдә үткәрелә. Яңавыллыларның да гармунны, гармунчыларны, милли җыр­ларыбызны саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез.

. “Уйна, гармун, уйна!
Өздерепләр уйна!

Эрет әле күңел бозларын. ” — дип дәртле җыр агыла. Әйе, уйнасын, беркайчан да тынмасын гармуннар, чөнки аларда — халык моңы, халык сагышы, халыкның шатлык-куанычлары, киләчәккә өмете.

Бүген, 25 майда, Премьер-министр Андрей Назаров үткәргән Хөкүмәт утырышында “Гаилә һәм балаларга дустанә булган шәһәр» концепциясе хупланды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Шәһәр төзелеше советы утырышын үткәрде.

Стәрлебаш кешесе багучы хатын тозагына капкан.

«Газ.Нефть.Технологияләр-2021» күргәзмәсендә моның турында да фикерләр яңгырады.

Анда бик күп сорауга җавап табылачак.

Вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов моның уңышка йогынтысы зур булуын билгеләде.

Бу күрсәткеч буенча без илдә тугызынчы урында.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 37664кә җитте.

Русия Икътисади үсеш министрлыгы 16нчы резидентны — «Благовещен» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясен резидентлар реестрына кертте.

Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков рәислегендә юл эшчәнлеге программасын формалаштыру һәм тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Балалар лагерена юллама бәясенең 50 процентын кире кайтара торган программа бүген төнлә старт алды.

Иң иртә өлгерә торган бу җимешнең сәламәтлек өчен файдасы зур.

Порошоклар үзебездә җитештереләчәк.

Бүген Радий Хәбиров бу башлангычка старт бирде.

Җир һәм милеккә еллык аренда түләүләрендә үзгәрешләр бар.

Хәзер педагогның улын җәза көтә.

Кичә халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиеваның туган көне иде.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Уфада узучы “Газ. Нефть. Технологияләр” форумында катнашты.

Башкортстанга Бөтендөнья фольклориадасына 55 илдән 20000 катнашучы киләчәк.

25 майда 11:08 сәгатьтә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә Уфадагы Энергетиклар урамы буенча «Башнефть» компаниясе территориясендә куе кара төтен тур.

Источник

Играй, гармонь!

Казан шәһәре Яңа Савин районы

89 нчы урта мәктәп

Низамова Миләүшә Касимовна

1 ук. Борынгы заманнардан ук татар халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Татар халкында киң таралган уен коралларының берсе – гармун. Бүгенге кичәдә сез гармунның тарихы, оста гармунчылар белән танышырсыз, гармун турында шигырьләр, җырлар ишетерсез.

Әссәләмәгаләйкүм” Башкара 5А класс укучылыры. (Лирик вальс)

2ук. Йөрәкләргә рәхәт була

Гармунда бер уйнасаң.

Телгәли ул йөрәкләрне

Уйный белеп уйнасаң.

1 ук. Нигә гармун чиртә икән

Кемнәр генә гашыйк түгел

Туган як моңнарына.

Бииләр итек – читекләр ” Җырлый 4А класс укучылары. (Зәлидә)

2 ук. Гармунның килеп чыгышына күз салыйк әле. Гармунда тавыш чыгару өчен юка металл пластинкалар кулланыла, күренке тарткан вакытта шулар аркылы һава йөри һәм аларны тибрәтә, шулай итеп тавыш барлыкка килә. “Шена” дип аталган борынгы кытай уен коралыда да шул прин ц ип кулланылган. ХVIII гасырда, шушы принципка таянып кечкенә органнар ясый башлаганнар, ә XIX гасыр башында беренче ирен гармуны ясала. 1829 елда хәзерге гармунга охшаган беренче гармун уйлап табыла.

1 ук. Шул еллардан башлап бик күп кенә осталар гармунны үзгәртү, яхшырту юнәленшендә эшлиләр. Гармунны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, соңрак Россиядә дә ясый башлыйлар. Бу эшнең беренче үзәге Тула шәһәре була. Гармуннарның берничә төре барлыкка килә: Тула, Саратов, Вараксик, татар гармннары, хромкалар.

Туган җирем- Татарстан” Башкара 1А, 2А, 2В класс укучылары. (Пьеса)

2ук. Әйдә дустым, уйна гармуныңны

Сөйләсен ул безнең хисләрне

Әйтсен тальян йөрәк газапларын,

Каршы алсын язгы кичләрне.

1 ук . Әйдә, дустым, тарт бер тальяныңны

Моңнар ашсын язгы күкләргә.

Безнең яшьлек дөртләп ут кабызсын

Утсызларга, тагын күпләргә.

2ук. Әйдә дустым, сыздыр гармуныңны,

Кушылыйк әле дәртле көйләргә.

Һәр көнебез, һәрбер мизгелебез

Истәлеккә калсын сөйләргә.

1 ук .Әйдә, дустым, уйна,уйна әйдә,

Җиз кыңгырау чыңы колакта.

Яшьлегебез итәлеге булып

Тальян моңы калсын йөрәктә.

Татар халык биюе. Башкара 4А, 4Б, 7А класс кызлары. (Асыл ьяр)

2 ук . Татар гармунының тарихы Михаил Вараксин дигән оста исеме белән бәйле. ХХ гасыр башында Вятка губернасыннан килгән бу кеше Казанда гармуннар ясый башлый. Вараксин гармуннарының даны тиз арада еракларга тарала.

1 ук. Таңнарда гармун уйнадың,

Тирә-як тынып калды.

Гармун моңына тирбәлеп,

Гөлләрдән чыклар тамды,

2ук . Гөлләрдән чыклар тамдылар,

Әйтерсең, күз яшьләре –

Ишетелеп китте сыман

Минем нәни дусларым” Башкара 4Б класс укучылары. (Вальс)

1ук. 1934 елда гармуннар фабрикасы төзелә. Татарстанда гармун ясау эше 50-60 нчы елларда киң колач җәя. Талантлы яшь осталар барлыкка килә. Арчадан – Салих Вәлиев, Балтачтан Рамазан Әсгатьдинов, Казаннан Салих Шәйдуллин – шундыйлардан.

2 ук. Татарлар арасында тал ь ян гармун киң таралган. 1860 нчы елларда ук этнографлар гармунны татар авылына хас музыка коралы дип язганнар. Аның көйләнеше татар көйләрен уйнарга бик җайлы.

1 ук. Тальян моңнары . Әби-бабайларыбызның яшьлек елларында иң кадерле әйберләре тальян гармуны булган. Тормышның бар матурлыгы һәм гүзәллеге нәкъ менә шул тальян моңнарында кебек. Тальян моңнары элеккедән килгән гореф-гадәтләр турында сөйләүче дә.

2 ук. Сөйлә әле, гармун, сөйлә, әле,

Сөйләсәң, син сөйли аласың

Көмеш телләреңә милләттемнең

Тарихын син язып барасың.

Син шаһит бит, сөйлә әле бүген,

Салып сөйлә озын көйләргә

Бик шат яшәгәнсең, диләр сине,

Элеккеге аулак өйләрдә.

Ай былбылым” Башкара ал ь тта 1А класс укучысы Мөлеков Наил һәм

4В класс укучылары (Попурри)

1 ук. Әйтче, гармун, ярдәмгә кил миңа

Сөйләсәң син сөйли аласың,

Үткәннәрне бүгенгегә ялгап,

Киләчәккә алып барасы

2 ук. Уйна, гармун, моңлы тальян гармун,

Бер сызласын әле күңелләр

Бәлки шуңа күңелләр уяныр –

Без бит әле үле түгелләр.

1 ук. Уйна гармун, моңлы, тальян гармун,

Бер шатлансын әле күңелләр,

Рәнҗемәсен рухы беркемнең дә,

Җырлап үтсен әле, гомерләр!

Татар халык биюе. Башкара 8А классукучылары. (Бию көйләре)

2 ук. Бик популяр һәм халык өчен кадерле уен коралы — баян. Без баянны авыл мәҗлесләрендә, кич утыруларда, төрле үзешчән сәнгать концертларда, профессионль сәхнәдә, конкурсларда күрә алабыз. Баянның мондый популярлыгы аның “бабасы” – гармуннан киләдер күрәсең, чөнки баян, гармун кебек үк, халык уен коралы сафына кертелә.

1 ук. Безнең, татар халкыннан чыккнан һәм татар музыка культура үзешендә зур роль уйнаган баянчылар бар. Шулар арасында Фәйзулла Туишев, Рәис Сафиуллин, Ильяс Шәрипов, Рәгъде Халитов, Марс Макаров, Әхмәт Кәримов.

Кыр казлары” Дру ж инина Ксения 11 Б класс. (Каз канаты)

1 ук . Солдат биштәрендә дә ул

Уйнап яткандыр , бәлки

Ялга туктаган чакларда

Сөйләп баккандыр ,бәлки

2 ук. Безнең гармун моңлы да ул,

Безнең гармун җырлы да,

Сугышта да катнашкан ул,

Чапты да ул , урды да.

1 ук. Уйна ,бабам , гармуныңны,

Мин әзермен җырларга.

Килегез сез әти-әни ,

Безнең җырны тыңларга.

2 ук. Бабаем сугышта булган-

Гармуны да фонтовик,

Үткән-сүткән туктап тыңлый,

Бигрәк матур уйный дип.

Туган ил” Башкара 4Б класс укучылары. (Уракчы кыз)

1 ук. Гармунына кушыладыр

Ни хикмәттер, бабай җырлый

Гел тынычлык җырларын

2 ук. -Нигә шулай?- дигән идем,

Бабай хәйләкәр көлә

-Сугыштан туйган,- ди,-гармун,

Шундый көй генә белә.

1 ук. Җыр- халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше.Татар халык җырларының моңын күңелең белән тоясың, милли уен, биюләрен күрсәң аерылам димә.Аның сихри көче дә шунда: ниндидер бер көч тальян гармун тавышы булыпүз артыннан ияртә, тальян моңы булыпкүңел кылларына кагыла.

Тала, тала” Миртаева Милана . 4 А класс (Туган як маршы)

2ук. Өздер әле, дәртле көйләреңне

Әй гармуным минем, гармуным!

Бер баетыйк әле җырга-моңга

Күңелләрне бераз “ярлы”ны

Ничә тапкыр уздык бу юллардан

Авыл урамнарын чыңлатып.

1 ук. Бабайларны кайчак сагышлатып,

Әбиләрне кайчак елатып,

Безнең башка килгән кайгылар да

Сине дә бит читләп узмады.

Кайгыларны тышка чыгармадык,

Җырлый гына идек без бары.

2 ук. Ничә егет күтәралмас моңны

Син берүзең йөрдең күтәреп.

Бер уйласаң, шуның өчен генә

Күрекледер әле бу тәнең.

Татар яшьләре биюе. Дру ж инина Ксения 11 Б класс. (Татар яшьләре биюе)

1 ук. Өздер әле яшьлек көйләренә,

Йөрәкләрне кызлар аңласын

Коелмаган алма, зәңгәр күктә

Сискәнмәгән йолдыз калмасын.

2 ук. Татарларда элек-электән гармунсыз авыл булмаган. Яшьләрнең аулак, өйләре, кичке уеннары берсе дә уен-җырсыз, гармунсыз үтмәгән. Сугыш вакытында да гармун тарта белүче гармун кадәр генә бәләкәй малай авылда иң кадерле зат булган. Аны әнисеннән ялынып сорап, кышкы кичләрдә, кадерләп, чанага утыртып алып китәләр, китереп куялар. Иң авыр да, иң караңгы көннәрдә халыкны гармуннан аера алмады.

Ромашкалар” Наҗарова Айзилә. 2 Б класс. (Кошлар кебек)

1ук .Миңа гармун, гармун җитми читтә,

Юлларыма ятар таң нуры,

Уртасында татар гармуны

Яңгырасын иде бер минутка

Европада “Арча”, “Сарман”нар

Түзмәс, торыр татар егетләре

Сугышларда башын салганнар.

2 ук. Ел саен башкалыбыз Казанда “Уйнагыз, гармуннар” бәйгесе үткәрелә. Анда илебезнең күп төбәкләреннән татар гармунчылары җыела.

Урамнарда гармун бәйрәмнәре,

Бәйрәмнәрдән ничек каласың?

Өзгәләнә гармуннары илнең

Уятырга адәм баласын

1 ук . Өзгәләнә гармуннары илнең.

Халык җаны, димәк, буш түгел,

Әйтер сүзен ул бит гомер буе

Гармуннарга, җырга кушты гел.

Солдатта булган, диләр” Башкара 6Б класс укучылары. (

2 ук. Буш булалмый бүген халык җаны,

Шуңа карап гамәл кылына;

Кемдер җирдә кылыч күтәргәндә,

Гармун ала татар кулын

1 ук . Гармун ала татар .

Эчләрендә җаны булганны,

Көйләр булып күтәрелә еллар.

Җиңеп кара шушы татарны!

2ук. Мәйданнарга гармуннары чыга

Ялганына каршы ятларның-

Кылычларың бер яктарак торсын,

Гармуннары барда татарның.

1 ук .Өзгәләнә гармуннары чорның,

Күңелдәген әйтеп, илдәген

Бәйрәм генә булыр иде җирдә,

Тыңласалар халык йөрәген.

2 ук . Күкеләр адәм балаларының яшәү елларын санап бетерә алмаган кебек, гармуннар да татар моңын уйнап бетерә алмаслардыр. Әйдә, яшәсен , гармун! Үткәннәрне хәтерләтеп, күңелләрне дәртләндереп сайрасын гармун!

Җырла, җырла , дип әйтәсез.” Башкара 8б класс кызлары. (Увертюра)

Источник

Оцените статью