Уйна тальян гармунынны ноты

Уйна тальян гармунынны ноты

Чыганак: Шәһри Казан.- 2011 г.- 5 июль (№ 73).- Б.11

Бөек Ватан сугышы ветераны

Уйныйк әле тальян гармуннарны
Баяннарыбызга тиң итеп,
Онытылмасын иде безнең тальян
Йөрсен иде тальян ил гизеп.

Уйнадык без тальян гармуннарда
Тукай, Такташ, Сәйдәш хиләрен
Уйнап-җырлап күңел ача идек
Җәйнең айлы матур кичләрен.

Уйныйк әле тальян гармуннарны
Искә алып.егет чакларны,
Ешрак менсен тальян сәхнәләргә,
Онытылмасын аның моңнары.

Әйдә уйныйк әле тальян моңын
Тальян бит ул безнең кулларда,
Тальян моңын яраткан кызларны
Дәртләндерсен Сабан туе да.

Әйдә әле, гармун,
Кайтыйк туган якка,
Өзеп уйныйк авыл көйләрен.
Яшьлек җырын сузсак,
Синең күрек түзәр,
Түзәр микән минем йөрәгем.

Урыйк әле, гармун,
Авыл очындагы
Йомшак сулы борма елгасын.
Яңа көйләр отып,
Кичен урам йөрик,
Авыл тынып йоклап ятмасын.

Тәрәзәләр күзләп,
Аулак өйләр эзлик,
Кайтканнардыр кунак кызлары.
Сагындырып өзә
Күңел дулкыннарын
Тәүге сөю калган язларым.

Елга буендагы
Талтирәкне күрик,
Ятып җырлыйк хәтфә төбенә.
Онытмагандыр ул,
Саклагандыр безне
Бик кадерләп хәтер түрендә.

Кайтыйк әле, гармун,
Туган авылыма,
Әнкәм сагынуы басылсын.
Ерак балачагым,
Кире кайтмас яшьлек
Күңелемдә кабат чагылсын!Ильнур Мусин

Сабантуйлар житкэч. эти хаман,
Тальян ала иде кулынна.
Авыл урамнары тула иде
Кынгыраулы гармун монына.

Тагын житте сабантуйлар,лэкин
Ишетелми тальян моннары.
Элеккечэ капка топлэрендэ
Эти инде гармун уйнамый.

Ничэ еллар инде сабантуйлар
Тик этидэн башка утэлэр.
Бу бэйрэмнен шаулы мэйданнары,
Эйтерсен лэ ,аны котэлэр.

Сабантуйлар житте,урамнар буш
Тальян моны житми кунелгэ.
Капка топлэренэ чыгып,эти,
Гармун уйнаар тосле, буген дэ.

“Сабан туе ! “ дигән изге хәбәр
Бар дөньяны урап әйләнгән.
Туган якны җирсеп ,чит җирләрдән
Авылдашлар кайта бәйрәмгә.

Бәйрәм төсе кергән һәр авылга
Һәрбер йөздә шатлык чагыла .
Капка төбе саен машиналар
Тирә – якка җырлар агыла .

Ә гармунсыз нинди бәйрәм булсын ?
Гармунчылар йоклап калмасын !
Тасма белән ялларыннан үргән
Кыңгыраулы атлар кайда соң ?

Нигә дәшми читтә иөреп кайткан ,
Үзебезнең авыл егете ?
Өйләнергә , диләр,исәбе бар –
Кайсы кызда икән өмете ?

Шушы җирдә туып – үскәнгәме ,
Бигрәк йомшак икән күңеле :
Таңга чаклы җырлап гармун уйнар –
Түзсен генә тальян күреге.

Таң алдыннан бер кыз суга төшәр ,
Түзеп ятмас кызның иөрәге .
Ә егетнең куенында булыр ,
Зәңгәр шәле – вәгъдә бүләге .

Гармунына кунып ,бер сандугач
Чут – чут сайрар – бәхет юравы.
Сабан туйлар кавыштырган икән –
Аерылмас гомер юллары .

Гасырларга күчеп кабатлансын
Сабан туйларының бар яме.
Күрештерсен ,әйдә ,кавыштырсын
Бабайларның изге бәйрәме !
Рауза Хафизова.
2000 ел.

Источник

Играй, гармонь!

Казан шәһәре Яңа Савин районы

89 нчы урта мәктәп

Низамова Миләүшә Касимовна

1 ук. Борынгы заманнардан ук татар халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Татар халкында киң таралган уен коралларының берсе – гармун. Бүгенге кичәдә сез гармунның тарихы, оста гармунчылар белән танышырсыз, гармун турында шигырьләр, җырлар ишетерсез.

Әссәләмәгаләйкүм” Башкара 5А класс укучылыры. (Лирик вальс)

2ук. Йөрәкләргә рәхәт була

Гармунда бер уйнасаң.

Телгәли ул йөрәкләрне

Уйный белеп уйнасаң.

1 ук. Нигә гармун чиртә икән

Кемнәр генә гашыйк түгел

Туган як моңнарына.

Бииләр итек – читекләр ” Җырлый 4А класс укучылары. (Зәлидә)

2 ук. Гармунның килеп чыгышына күз салыйк әле. Гармунда тавыш чыгару өчен юка металл пластинкалар кулланыла, күренке тарткан вакытта шулар аркылы һава йөри һәм аларны тибрәтә, шулай итеп тавыш барлыкка килә. “Шена” дип аталган борынгы кытай уен коралыда да шул прин ц ип кулланылган. ХVIII гасырда, шушы принципка таянып кечкенә органнар ясый башлаганнар, ә XIX гасыр башында беренче ирен гармуны ясала. 1829 елда хәзерге гармунга охшаган беренче гармун уйлап табыла.

1 ук. Шул еллардан башлап бик күп кенә осталар гармунны үзгәртү, яхшырту юнәленшендә эшлиләр. Гармунны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, соңрак Россиядә дә ясый башлыйлар. Бу эшнең беренче үзәге Тула шәһәре була. Гармуннарның берничә төре барлыкка килә: Тула, Саратов, Вараксик, татар гармннары, хромкалар.

Туган җирем- Татарстан” Башкара 1А, 2А, 2В класс укучылары. (Пьеса)

2ук. Әйдә дустым, уйна гармуныңны

Сөйләсен ул безнең хисләрне

Әйтсен тальян йөрәк газапларын,

Каршы алсын язгы кичләрне.

1 ук . Әйдә, дустым, тарт бер тальяныңны

Моңнар ашсын язгы күкләргә.

Безнең яшьлек дөртләп ут кабызсын

Утсызларга, тагын күпләргә.

2ук. Әйдә дустым, сыздыр гармуныңны,

Кушылыйк әле дәртле көйләргә.

Һәр көнебез, һәрбер мизгелебез

Истәлеккә калсын сөйләргә.

1 ук .Әйдә, дустым, уйна,уйна әйдә,

Җиз кыңгырау чыңы колакта.

Яшьлегебез итәлеге булып

Тальян моңы калсын йөрәктә.

Татар халык биюе. Башкара 4А, 4Б, 7А класс кызлары. (Асыл ьяр)

2 ук . Татар гармунының тарихы Михаил Вараксин дигән оста исеме белән бәйле. ХХ гасыр башында Вятка губернасыннан килгән бу кеше Казанда гармуннар ясый башлый. Вараксин гармуннарының даны тиз арада еракларга тарала.

1 ук. Таңнарда гармун уйнадың,

Тирә-як тынып калды.

Гармун моңына тирбәлеп,

Гөлләрдән чыклар тамды,

2ук . Гөлләрдән чыклар тамдылар,

Әйтерсең, күз яшьләре –

Ишетелеп китте сыман

Минем нәни дусларым” Башкара 4Б класс укучылары. (Вальс)

1ук. 1934 елда гармуннар фабрикасы төзелә. Татарстанда гармун ясау эше 50-60 нчы елларда киң колач җәя. Талантлы яшь осталар барлыкка килә. Арчадан – Салих Вәлиев, Балтачтан Рамазан Әсгатьдинов, Казаннан Салих Шәйдуллин – шундыйлардан.

2 ук. Татарлар арасында тал ь ян гармун киң таралган. 1860 нчы елларда ук этнографлар гармунны татар авылына хас музыка коралы дип язганнар. Аның көйләнеше татар көйләрен уйнарга бик җайлы.

1 ук. Тальян моңнары . Әби-бабайларыбызның яшьлек елларында иң кадерле әйберләре тальян гармуны булган. Тормышның бар матурлыгы һәм гүзәллеге нәкъ менә шул тальян моңнарында кебек. Тальян моңнары элеккедән килгән гореф-гадәтләр турында сөйләүче дә.

2 ук. Сөйлә әле, гармун, сөйлә, әле,

Сөйләсәң, син сөйли аласың

Көмеш телләреңә милләттемнең

Тарихын син язып барасың.

Син шаһит бит, сөйлә әле бүген,

Салып сөйлә озын көйләргә

Бик шат яшәгәнсең, диләр сине,

Элеккеге аулак өйләрдә.

Ай былбылым” Башкара ал ь тта 1А класс укучысы Мөлеков Наил һәм

4В класс укучылары (Попурри)

1 ук. Әйтче, гармун, ярдәмгә кил миңа

Сөйләсәң син сөйли аласың,

Үткәннәрне бүгенгегә ялгап,

Киләчәккә алып барасы

2 ук. Уйна, гармун, моңлы тальян гармун,

Бер сызласын әле күңелләр

Бәлки шуңа күңелләр уяныр –

Без бит әле үле түгелләр.

1 ук. Уйна гармун, моңлы, тальян гармун,

Бер шатлансын әле күңелләр,

Рәнҗемәсен рухы беркемнең дә,

Җырлап үтсен әле, гомерләр!

Татар халык биюе. Башкара 8А классукучылары. (Бию көйләре)

2 ук. Бик популяр һәм халык өчен кадерле уен коралы — баян. Без баянны авыл мәҗлесләрендә, кич утыруларда, төрле үзешчән сәнгать концертларда, профессионль сәхнәдә, конкурсларда күрә алабыз. Баянның мондый популярлыгы аның “бабасы” – гармуннан киләдер күрәсең, чөнки баян, гармун кебек үк, халык уен коралы сафына кертелә.

1 ук. Безнең, татар халкыннан чыккнан һәм татар музыка культура үзешендә зур роль уйнаган баянчылар бар. Шулар арасында Фәйзулла Туишев, Рәис Сафиуллин, Ильяс Шәрипов, Рәгъде Халитов, Марс Макаров, Әхмәт Кәримов.

Кыр казлары” Дру ж инина Ксения 11 Б класс. (Каз канаты)

1 ук . Солдат биштәрендә дә ул

Уйнап яткандыр , бәлки

Ялга туктаган чакларда

Сөйләп баккандыр ,бәлки

2 ук. Безнең гармун моңлы да ул,

Безнең гармун җырлы да,

Сугышта да катнашкан ул,

Чапты да ул , урды да.

1 ук. Уйна ,бабам , гармуныңны,

Мин әзермен җырларга.

Килегез сез әти-әни ,

Безнең җырны тыңларга.

2 ук. Бабаем сугышта булган-

Гармуны да фонтовик,

Үткән-сүткән туктап тыңлый,

Бигрәк матур уйный дип.

Туган ил” Башкара 4Б класс укучылары. (Уракчы кыз)

1 ук. Гармунына кушыладыр

Ни хикмәттер, бабай җырлый

Гел тынычлык җырларын

2 ук. -Нигә шулай?- дигән идем,

Бабай хәйләкәр көлә

-Сугыштан туйган,- ди,-гармун,

Шундый көй генә белә.

1 ук. Җыр- халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше.Татар халык җырларының моңын күңелең белән тоясың, милли уен, биюләрен күрсәң аерылам димә.Аның сихри көче дә шунда: ниндидер бер көч тальян гармун тавышы булыпүз артыннан ияртә, тальян моңы булыпкүңел кылларына кагыла.

Тала, тала” Миртаева Милана . 4 А класс (Туган як маршы)

2ук. Өздер әле, дәртле көйләреңне

Әй гармуным минем, гармуным!

Бер баетыйк әле җырга-моңга

Күңелләрне бераз “ярлы”ны

Ничә тапкыр уздык бу юллардан

Авыл урамнарын чыңлатып.

1 ук. Бабайларны кайчак сагышлатып,

Әбиләрне кайчак елатып,

Безнең башка килгән кайгылар да

Сине дә бит читләп узмады.

Кайгыларны тышка чыгармадык,

Җырлый гына идек без бары.

2 ук. Ничә егет күтәралмас моңны

Син берүзең йөрдең күтәреп.

Бер уйласаң, шуның өчен генә

Күрекледер әле бу тәнең.

Татар яшьләре биюе. Дру ж инина Ксения 11 Б класс. (Татар яшьләре биюе)

1 ук. Өздер әле яшьлек көйләренә,

Йөрәкләрне кызлар аңласын

Коелмаган алма, зәңгәр күктә

Сискәнмәгән йолдыз калмасын.

2 ук. Татарларда элек-электән гармунсыз авыл булмаган. Яшьләрнең аулак, өйләре, кичке уеннары берсе дә уен-җырсыз, гармунсыз үтмәгән. Сугыш вакытында да гармун тарта белүче гармун кадәр генә бәләкәй малай авылда иң кадерле зат булган. Аны әнисеннән ялынып сорап, кышкы кичләрдә, кадерләп, чанага утыртып алып китәләр, китереп куялар. Иң авыр да, иң караңгы көннәрдә халыкны гармуннан аера алмады.

Ромашкалар” Наҗарова Айзилә. 2 Б класс. (Кошлар кебек)

1ук .Миңа гармун, гармун җитми читтә,

Юлларыма ятар таң нуры,

Уртасында татар гармуны

Яңгырасын иде бер минутка

Европада “Арча”, “Сарман”нар

Түзмәс, торыр татар егетләре

Сугышларда башын салганнар.

2 ук. Ел саен башкалыбыз Казанда “Уйнагыз, гармуннар” бәйгесе үткәрелә. Анда илебезнең күп төбәкләреннән татар гармунчылары җыела.

Урамнарда гармун бәйрәмнәре,

Бәйрәмнәрдән ничек каласың?

Өзгәләнә гармуннары илнең

Уятырга адәм баласын

1 ук . Өзгәләнә гармуннары илнең.

Халык җаны, димәк, буш түгел,

Әйтер сүзен ул бит гомер буе

Гармуннарга, җырга кушты гел.

Солдатта булган, диләр” Башкара 6Б класс укучылары. (

2 ук. Буш булалмый бүген халык җаны,

Шуңа карап гамәл кылына;

Кемдер җирдә кылыч күтәргәндә,

Гармун ала татар кулын

1 ук . Гармун ала татар .

Эчләрендә җаны булганны,

Көйләр булып күтәрелә еллар.

Җиңеп кара шушы татарны!

2ук. Мәйданнарга гармуннары чыга

Ялганына каршы ятларның-

Кылычларың бер яктарак торсын,

Гармуннары барда татарның.

1 ук .Өзгәләнә гармуннары чорның,

Күңелдәген әйтеп, илдәген

Бәйрәм генә булыр иде җирдә,

Тыңласалар халык йөрәген.

2 ук . Күкеләр адәм балаларының яшәү елларын санап бетерә алмаган кебек, гармуннар да татар моңын уйнап бетерә алмаслардыр. Әйдә, яшәсен , гармун! Үткәннәрне хәтерләтеп, күңелләрне дәртләндереп сайрасын гармун!

Җырла, җырла , дип әйтәсез.” Башкара 8б класс кызлары. (Увертюра)

Источник

Уйна Тальян Гармунынны

Длительность: 3 мин и 54 сек

Cлушайте онлайн и cкачивайте песню Уйна Тальян Гармунынны размером 5.13 MB и длительностью 3 мин и 54 сек в формате mp3.

Кышкы Чия Играет Наиль Хайбуллов

Татарские песни. Татар җыры.

Играй Гармонь Рустем Валеев

Равиль Гараев Эйлэнеп Авылга Кайт Эле

Иң шәп видеолар! Татарстан

Юлчы 150 Еллык Тальян Гармун

Тонгэ Серенада Trim

Татарча Гармун Флера Хурматова

Нурсания Гусманова Гомер Утэ Димэ

Татар Бию Кое Гармунчы Татарча Tatar National Dance

Гомерлэр Шулай Уза Зарема Аюпова Кое Венера Шарафисламова Сузлэре

Нэгыйм Абый Уйна Тальян Гармунынны

Слушают

Django Soundtrack Freedom Cover

Барбара Оакли Думай Как Математик

Тіні Забутих Предків Михайло Коцюбинський Зміст Скорочено

Green Screen Intro Channel

Быстрый Взрыв Fast Explosion

Бо Чашми Гирён Омадам

Каким Ты Был Таким Ты И Остался

Fnf Ugh На Русском

Dil Ne Kaha Hai Dil Se

Medicine By Bensoul

Bokep Jepang Guru Yang Sange

Whips And Chainz Benni5Stax Remix Скачать

Орел И Решка Сицилия Музыка

Новинка 2020 Игорь Кибирев Капельками Слез

Клип Модерн Мартина

Pack Brazilian Waves 2 Presets Samples

Альбомы Советской Эстрады 90 2020 Сборники

Даня Ника Ты Мне Скажешь Так Просто О Любви

Жаш Балдар Үчүн Бийлер

Аят За Которую 70000 Ангелов Будут Молится За Тебя Аллах

Музыка Из Интро Фнаф Плея

Тюльпаны Ландыши С Матом

М Шмитц Регтайм Фортепиано Синтезатор Младшие Классы Дмш

Мусульманские Песни На Русском

Моё Сердце Для Любви В Нём С Тобою Вместе Мы

Источник

Читайте также:  Чардаш монти аккордеон скрипка
Оцените статью